Путин мобилизацияләнгәннәр турында: «Беркемгә дә ышанмагыз, миңа гына ышаныгыз»
Россия Президенты Евразия икътисади югары советының утырышы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Украинадагы конфликт турында фикерләре белән уртаклашты.
Мобилизацияләнгәннәрне тәэмин итү
Россия хәрбиләрен кирәк-яраклар белән тәэмин итү мәсьәләренә кагылышлы төрле мәгълүматлар килеп ирешә, мобилизацияләнгәннәр төрле әйберләр юклыкка зарлана, волонтерлар җыя, кемгә ышанырга мөмкин – Оборона министрлыгынамы, хәрби хәрәкәттә булган сугышчыларгамы, дигән сорауга Путин:
«Берәүгә дә ышанырга ярамый, миңа гына ышанырга була», — диде.
Президент Оборона министрлыгы белән көн саен мобилизацияләнгәннәрне тәэмин итү турында сөйләшкәнен һәм иң катлаулы мәсьәләләр инде хәл ителгәнен әйтте.
«Проблемалар тулаем хәл ителүдән әле ерак, әмма бу – вакыт мәсьәләсе, иң кискен мәсьәләләр, минемчә, хәл ителде», – диде Путин. Президент фикеренчә, кайбер өлкәләрне «эшләтеп җибәрер» өчен вакыт кирәк.
Бутны Грайнерга алышу
Кичә Россия белән АКШ арасында кулга алынган гражданнарны алышу узды. АКШ корал сатуда гаепләнеп 14 ел элек кулга алынган Виктор Бутны азат итте, Россия үз чиратында, наркотиклар белән бәйле җинаятьтә кулга алынган һәм Мордовиядәге хатын-кызлар колониясендә утырган баскетболчы Грайнерны АКШка кайтарды. Бу алмашу җәмәгатьчелектә шактый сораулар тудырды – ни өчен Бут 14 ел буе алмаштырылмаган?
«Бут белән Грайнерны алмашу темасын ФСБ алып барды, контактлар дәвам итә, махсус хезмәтләр арасында бу тукталмады, яңа алмашулар да булырга мөмкин», – диде Путин.
Нефть бәясенә чик кую
«Нефть бәясенә чик кую без нефтьне саткан бәягә туры килә дә, ни генә булса да, безнең югалтулар булмаячак», – диде Путин.
Кирәк булган очракта, без нефть чыгаруны киметербез дип уйлыйбыз, диде ул.
5 декабрьдә Көнбатыш илләре Россия нефте бәясенә чик кертте – бу санкцияләр нигезендә бер баррель 60 доллардан күбрәк бәягә сатып алынмаска тиеш.
Махсус хәрби операция
«Махсус хәрби операция үз чираты белән бара, барысы да стабиль, бернинди мәсьәләләр һәм сораулар юк», – ди Путин. Аның фикеренчә, «Украинада килештерергә теләүчеләрнең һәммәсенә дә «чынбарлык белән» килешергә туры киләчәк.
Ул Германиянең элекке җитәкчесе Ангела Меркельнең күптән түгел булган чыгышына да комментарий бирде. Меркель чыгышыннан аңлашылганча, 2014-2015 елда Донбасста барган бәрелешләрне вакытлыча туктаткан «Минск килешүләрен» үтәргә җыенучы да булмаган. «Порошенко бу килешүләрне төзегән, әмма үтәргә җыенмаган», – ди Путин. «Мин бу килешүне төзүдә катнашкан башкалар ихлас дип уйлаган идем, әмма алар да килешүне үтәргә җыенмаган», – ди президент.
«Россия Украинада операцияне иртәрәк башларга тиеш иде, әмма «Минск-2» килешүен төзүне планлаштырды», – дип өстәде президент.
Мобилизация
«Мобилизация турындагы карарга нинди факторлар тәэсир итә ала? Яки россияннарга Яңа елдан соң борчылырга кирәкмиме?» – дип сорады журналист.
«Андый факторлар юк. Алар күренми. Мин әйттем бит – мобилизация чараларында 300 мең чакырылды. 150 мең төркемдә [Украинадагы хәрбиләр турында]. Шуларның яртыдан аз гына артыграгы – 77се хәрби хәрәкәтләр барган подразделениеләрдә. Калганы – 2-3нче позицияләрдә».
Кырым күпере
«Кырым күперенә бару – үз күзләрем белән күреп ышану өчен. Отчетларда булган әйбер – бер нәрсә, чынбарлык – икенче».