news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин – Миңнехановка: Бу бәйрәм дәүләтебезне ныгыткан халкыбызның батырлыгына багышлана

news_top
Путин – Миңнехановка: Бу бәйрәм дәүләтебезне ныгыткан халкыбызның батырлыгына багышлана
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау юллады. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Бу бәйрәм ил өчен авыр сәгатьтә йөрәге кушуы буенча туган җирен саклауга күтәрелгән, рәхимсез дошманны җиңгән һәм дәүләтебезне ныгыткан халкыбызның бөек батырлыгына багышлана», – дип белдергән үзенең котлавында Россия лидеры.

«Ата-бабаларыбызның хәрби һәм хезмәт казанышлары, аларның бердәмлеге һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәте, патриотик, рухи идеалларга тугрылыгы безнең өчен һәм киләчәк буыннар өчен лаеклы үрнәк булып тора», – дип белдерә дәүләт башлыгы.

Россия Президенты Татарстан Рәисенә «уңышлар, нык сәламәтлек» теләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар