Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин: «Махсус операциянең максаты – Украинада 2014 елда башланган сугышны туктату»

news_top_970_100
Путин: «Махсус операциянең максаты – Украинада 2014 елда башланган сугышны туктату»

Украина белән проблеманы тыныч кына хәл итеп булмый, дошман әзерләнгән. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан ветераннар белән очрашуда әйтте. Бу турыда «Известия» яза.

«Җиңү котылгысыз»

«Җиңү котылгысыз. Моның нигезендә берничә әйбер ята. Аның берсе – бердәмлек», – диде Путин

Дәүләт башлыгы Россиянең Донбасстагы вазгыятьне тыныч юл белән җайга салу өчен барысын да эшләвен һәм озак сабыр итүен әйтте.

«Озак түздек»

«Без озак түздек, килешергә тырыштык. Хәзер аңлашылганча, безне алдаганнар. Беренче генә тапкыр түгел. Шулай да без кулдан килгән барысын да эшләдек. Дошман конфликтны кайнар чиккә җиткерү өчен барысын да эшләде», –диде Путин.

Путин әйтүенчә, хәзерге Украина җитәкчелеге хөкүмәткә фетнә оештырып килгән.

Аның сүзләренчә, Россия Украинадагы дәүләт фетнәсеннән соң башланып киткән хәлләргә җавап бирмичә кала алмаган. Ул Донбасста масштаблы хәрби хәрәкәтләрнең 2014 елдан бирле туктап тормавын әйтте.

«Бу җирдә яшәүче кешеләрне үзләрен рус мәдәнияте, рус теле белән бәйле дип санаулары өчен юк итә башладылар», – диде Президент.

Дәүләт башлыгы әйткәнчә, Россия бу хакта онытырга тиеш түгел, РФ Тикшерү комитеты моның белән шөгыльләнә һәм Украинада тыныч халыкны җәберләү фактларын теркәп бара. Путин сүзләренчә, Украинада нәрсә булганын аңлаган һәм Украина хакимиятенең гамәлләренә дөрес бәя биргән кешеләр күп.

«Махсус хәрби операция»

«Бүген без эшләгән нәрсәләр, шул исәптән махсус хәрби операция дә – шушы сугышны туктату, безнең кешеләрне саклау омтылышы, тарихи яктан бу – безнең территорияләр. Советлар Союзы таралганнан соң, Россия, тарихи яктан безнең җир булса да, моның белән килеште, әмма дәүләт фетнәсеннән соң анда булган хәлләр белән килешә алмыйбыз. Ул җирдә үзләрен рус дип санаган өчен генә кешеләрне юкка чыгара башладылар», – диде Путин.

«Неонацизм режимы»

Бүгенге Украина режимын неонацистик дип атарга тулы хакыбыз бар. Шулай ук кораллы көчләр белән үзләрен рус мәдәнияте өлеше дип санаучыларга ярдәм итәргә хакыбыз бар, ди Путин.

Кемнәргә отсрочка бирелә?

Оборона комплексында эшләүче призывникларны хәрби хезмәткә чакыруда отсрочка бирү карала, диде Путин.

Хезмәт хакы

Путин, халыкның матди хәлен яхшырту өчен бик күп әйбер эшләнде һәм эшләү дәвам итә, дип сөйләде. Январьда бюджеттагылар өчен индексация үткәрелә, диде Путин. Ә шәхси секторга кысылу икътисадка зыян китерергә мөмкин, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100