Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин махсус операциядә булган өч туганның берсен өенә кайтарырга кушкан

news_top_970_100
Путин махсус операциядә булган өч туганның берсен өенә кайтарырга кушкан
Владимир Васильев/архив

Россия Президенты Владимир Путин «Москва. Кремль. Путин» тапшыруында Украинадагы махсус операция зонасында өч бертуганның берсен кире кайтарырга боерык бирүе турында сөйләгән. Бу хакта RT порталы яза.

– Запорожье юнәлешендә өч бертуганның сугышуы билгеле булды. Өч! Миңа инде өлкән абыйларына шалтыратып: «Сез бит иң өлкәне, сугыш зонасыннан берегез кайтырга тиеш, карар кабул итегез», – дип әйтергә туры килде», – дигән ул тапшыруда.

Аның әйтүенчә, хәрби хезмәткәрне хезмәт урынын алмаштырырга күндерергә туры килгән, чөнки хәрби һәлак булган бертуганы өчен үч алырга теләгән.

«Соңыннан: «Бу – югары Баш команда бирүченең боерыгы», – дидем. Ул: «Әйе!» – диде, – дигән Владимир Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100