news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин мәктәпләрдә дәфтәрләр санын киметергә кушты

Путин мәктәпләрдә дәфтәрләр санын киметергә кушты

news_top
Путин мәктәпләрдә дәфтәрләр санын киметергә кушты
Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә яңа йөкләмә бирде. Белем бирү процессында кулланыла торган дәфтәрләр санын киметү турындагы сорауны Хөкүмәт 1 ноябрьгә кадәр карарга тиеш. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Бу мәсьәләне Россия Хөкүмәте субъектларның башкарма органнары белән бергәләп карарга тиеш. "Белем бирү процессында эш дәфтәрләре санын киметү, шул исәптән белем бирү программасына заманча цифрлы технологияләрне кертүне карарга. Бу "Мәгариф" илкүләм проектында каралган "Цифрлы белем бирү мохите" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла", диелә Кремль сайтындагы документта.

Моннан тыш, Путин төп гомуми белем бирү программалары буенча уку әсбаплары, эш дәфтәрләре белән тәэмин итүне дә анализларга кушкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар