news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин Кытай башлыгы Си Цзиньпиньга мунча бүләк иткән

Алдагы сәфәрендә Путин бер тартма туңдырма бүләк иткән иде.

news_top
Путин Кытай башлыгы Си Цзиньпиньга мунча бүләк иткән
Россия Президенты Владимир Путин бу көннәрдә Кытайда эшлекле сәфәрдә. Ул Кытай җитәкчесе Си Цзиньпиньга мунча бүләк иткән. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Хәзер Кытай ягы мунчага урын билгеләргә тиеш. Шуннан соң Россия белгечләре аны урнаштырачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Алдагы сәфәре вакытында Путин Си Цзиньпиньга бер тартма туңдырма бүләк иткән иде. Си Цзиньпинь туңдырма ярата икән.

  • Мунчаны 200 яшьлек Алтай кедрыннан бураганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар