Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин күпме кешенең махсус операция зонасына китәргә әзерләнгәнен әйтте

news_top_970_100
Путин күпме кешенең махсус операция зонасына китәргә әзерләнгәнен әйтте
"Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизациягә эләккән, әмма әле махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәгән россиялеләрнең күпме булуын әйтте. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.

«Кораллы Көчләр сафына 300 мең кеше чакырылды. Аларның бер өлеше инде хәрби хәрәкәтләр зонасында, 150 мең кеше – полигоннарда. Бу – операцияне алып бару өчен җитәрлек резерв», – диде ул Оборона министрлыгы коллегиясе утырышында.

Шулай ук дәүләт башлыгы өлешчә мобилизация уздыру кайбер проблемаларны ачыкларга ярдәм иткәнен дә әйтте. Беренче чиратта, комиссариатлар системасын модернизацияләргә кирәк, диде ул.

Моңа кадәр Путин махсус операциядә катнашучы һәм хәзерге вакытта алгы сафта булган хәрбиләргә рәхмәт әйтте һәм махсус операциядә ватан өчен гомерләрен биргәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алды. Шулай ук ул, безнең солдатлар батырларча көрәшә һәм куелган бурычларны хәл итә, дип әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100