Владимир Путин «Крокус Сити Холл»да булган терактка бәйле телемөрәҗәгать ясады. Президент әйткән төп белдерүләр:
– Без бу җинаять артында торучы һәркемне җәзага тартачакбыз.
– «Крокус Сити Холл»да җинаятьчеләр салкын кан белән кешеләрне үтерергә һәм атарга барган.
– 11 кеше тоткарланган, шул исәптән дүртесе – «Крокус»та кешеләрне үтерүчеләр.
– Терактта зыян күрүчеләргә ярдәм иткән өчен табибларга һәм гади гражданнарга рәхмәт белдерәм.
– Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә террорчылыкка каршы өстәмә чаралар кертелде.
– РФ махсус хезмәтләре террорчыларга ярдәм итүчеләрне ачыклау максатында эшли.
Иң мөһиме – «Крокус»тагы үтерү артында торучылар яңа җинаятьләр кылмасын.
– Беркем дә безнең җәмгыятьтә аерылу, бүлгәләнү тарата алмаячак.