news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин коронавирустан мәҗбүри вакцинациягә каршы булуын әйтте

Гражданнар моның кирәк икәнен үзләре аңларга тиеш, ди президент.

news_top
Путин коронавирустан мәҗбүри вакцинациягә каршы булуын әйтте

Россиядә коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация кертү дөрес түгел, дип белдерде президент Владимир Путин, дип яза РИА Новости.

«Бу уңайдан төрле фикерләр әйтелә, шул исәптән, коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелүе турында да әйтелә», — диде Путин икътисади мәсьәләләр буенча утырышта. Президент барлык гражданнарга мәҗбүри вакцинация кертелү турында идеяләр әйтелә, ә кайдадыр аерым өлкәләрдә эшләүчеләргә прививкалар кирәклеге хакында сөйләнә, диде.

«Минем үземнең позициямне билгеләп үтәсем килә. Минем фикеремчә, мәҗбүри вакцинация кертүнең кирәге юк һәм ярамый», — диде президент.

«Гражданнар моның кирәк икәнен үзләре аңларга тиеш, Прививка ясамасаң, бик җитди һәм хәтта үлемгә китерә торган куркыныч янавын аңларга тиеш. Бу аеруча өлкән яшьтәгеләргә кагыла», — диде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар