Путин кинәт кенә илдәге хәрби гаскәрләрнең әзерлеген тикшерергә карар кылган
Кинәт кабул ителгән карарның сәбәбе нәрсәдә?
Россиядә президент Владимир Путин карары буенча Төньяк һәм Көнбатыш хәрби округларындагы хәрби гаскәрләрне тикшерү игълан ителгән. Бу турында Россия оборона министрлыгы хәбәр итә.
Хәрби гаскәрләрнең әзерлеген тикшерү "Кавказ-2020" укуларына әзерләнү уңаеннан оештырыла, диелә хәбәрдә.
"Укулар һәм контроль дәресләр барышында хәрби әзерлек программаларын гамәлгә ашыруны күздә тотарга кирәк. Укыту чараларының нәтиҗәсен хәрби гаскәрләрнең әзерлеген бәяләүдә исәпкә алырга", - диелә хәбәрдә.