Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин «Киләчәк уеннары» турында: «Татарстанда һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылды»

news_top_970_100
Путин «Киләчәк уеннары» турында: «Татарстанда һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылды»
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Татарстан «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырды. Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Кичәге чараны [«Киләчәк уеннары»] оештыруда ярдәмегез өчен рәхмәт белдерергә телим. Болар барысы да дәвам итә – спорт чараларын күздә тотам. Бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән: Татарстанда, гадәттәгечә, әйбәт килеп чыга, сез моны эшли беләсез», – диде дәүләт башлыгы.

Путин бу халыкара вакыйганың республика өчен дә, Россия өчен дә лаеклы дәрәҗәдә узуын әйтте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ил башлыгына рәхмәт әйтте.

«Безнең республикада шундый чара уздыруга ышаныч өчен зур рәхмәт, Владимир Владимирович. Кунакларыгыз өчен рәхмәт, алар бик канәгать. Иртән Таҗикстанның хөрмәтле Президентын [Имамали Рахманны] озаттык. Ул: «Владимир Владимировичка минем сәламемне, хөрмәтемне җиткерерсез», – диде. Бик канәгать», – диде үз җавабында Татарстан җитәкчесе.

Путин Казанда Минтимер Шәймиев белән очрашты

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт башлыгы Владимир Путин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашуына кушылды.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне җылы сәламләде. Алар кочаклаштылар һәм дусларча аралаштылар.

Татарстанның Беренче Президенты турында Владимир Путин декабрьдә узган матбугат конференциясендә зур хөрмәт белән сөйләгән иде.

«Татар-информ»ның «ни өчен БРИКС башлыкларының очрашу урыны итеп Казан сайланды» дигән соравына җавап итеп, ул: «Бу – Татарстанның яхшы үсеш алуына бәйле. Ә Казан – мондый үсешнең иң яхшы мисалларының берсе. Шартлар яхшы тудырылган. Элекке президент [Минтимер Шәймиев] һәм бүгенгесе [Рөстәм] Миңнеханов яхшы эшли. Без нәтиҗәне күрәбез», – дип җавап бирде ул чагында Путин.

Путин Татарстанда җитештерелә торган «Ми-38» вертолетларын мактады

Россия президенты Казанда берничә урында булды. Владимир Путин Татарстанда җитештерелә торган «Ми-38» вертолетларының сыйфатын бәяләде. «Ми-38» – яхшы машина», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кайбер кыенлыкларны хәл иткәннән соң, вертолетның перспективалары арткан.

«Безнең саклану-сәнәгать предприятиеләренең комплексы зур. Аларның 20се «Ростех» системасына чыга. Оборона заказын үтәүгә бәйле барлык мәсьәләләр – алар контрольдә, лаеклы дәрәҗәдә», – диде Миңнеханов республиканың саклану-сәнәгать комплексы турында сөйләгәндә.

Владимир Путин видеоэлемтә аша Казанда яңа перинаталь үзәк ачты

Казанда 7нче шәһәр хастаханәсе базасында яңа перинаталь үзәк ачылды. Видеоэлемтә аша аны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.

Яңа перинаталь үзәктә югары риск төркеменә караган йөкле хатын-кызларга ярдәм итәчәкләр һәм, Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге белән беррәттән, иң катлаулы бала табу очракларын кабул итәчәкләр. Яңа үзәк Казан һәм республиканың якын районнары халкына хезмәт күрсәтәчәк.

Миңнеханов Путинга Татарстанның 2023 елдагы казанышлары турында сөйләде

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача гомер озынлыгы 75 ел да 3 ай тәшкил итте.

«Торак буенча бик зур программа, без беркайчан да бу кадәр төземәдек – без 2 млн төзергә хыялландык. Безнең республикада 4 миллионнан артык турист булды», – диде Рөстәм Миңнеханов Путинга.

«Без илдә бу кадәр беркайчан да төземәдек», – дип шаяртты Путин, рекордлы федераль күрсәткечләр турында әйтеп.

Узган ел Татарстанда 4161 объект реконструкцияләнгән һәм ремонтланган, бу максатларга 158 млрд сум федераль һәм республика акчасы күчерелгән.

«Торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын модернизацияләү, мәктәп, спорт программалары өчен рәхмәт белдерәм, барлык программаларда да катнашабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, юл эшләре зур күләмдә башкарылды – М-12 трассасы участогы ачылды, М-7 «Волга» юлында эш бара.

«М-7 юлы буенча бик зур программа гамәлгә ашырыла, безнең бурыч – Екатеринбургка һәм аннан да ераккарак бару», – дип сөйләде ул.

Тагын бер мөһим проект: «Алексеевск – Әлмәт» түләүле трассасын файдалануга тапшыру, ул быел төзелеп бетәчәк. Юлның озынлыгы 145 км була.

«Бу – якынча 300 миллиард сум булачак», – диде Владимир Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100