Мәскәү Киев белән конфликтны җайга салу турында сөйләшүләргә әзер. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин чит ил илчеләренә ышаныч грамотасы тапшыру тантанасында әйтте. Аның сүзләренчә, проблема Украина хакимиятләренең позициясендә. Бу хакта «Новый день» сайты яза.
«Беренче генә әйтмим инде, Россия сөйләшүләргә әзер генә түгел, ә билгеле этапта – конфликтның башында ук бу сөйләшүләрне алып барды инде. Хәтта Украина ягыннан якынча имзаланган үзара кулай килешү дә эшләнде. Әмма Украина ягы читтән киңәшләрне тыңлап, (бу хакта Украинаның рәсми затлары белдерде) бу килешүне кире какты», – диде Путин.
Шул ук вакытта Путин Украинадагы конфликт барышында Россиягә стратегик җиңелү ясау омтылышын хата дип атады. «Безнең илне стратегик җиңелдерүне күздә тотып, кайбер Көнбатыш дәүләтләренең эскалациягә һәм Украина конфликтын сузуга йөз тоткан дошманлык курсы – бик зур ялгышлык. Мондый иллюзияле исәп-хисапны Россия тарихын белмәгән һәм белергә теләмәгән, Россия халкының бердәмлеген, рухи көчен исәпкә алмаган кешеләр генә төзи ала», – диде ул.
Шул ук вакытта Путин фикеренчә, Россия һәрвакыт илләр белән үзара файдалы хезмәттәшлек логикасына тугры кала һәм каршылыкка омтылмый. «Россия белән хезмәттәшлеккә рациональ, уйланылган караш яңадан өстенлек алачагына ышанасы килә», – диде Путин.