Россия Президенты Владимир Путин дәүләткә хыянәт, диверсия, терроризм өчен җинаять җаваплылыгын кырысландыра торган законны имзалады. Шулай ук Россия катнашмый торган халыкара оешмаларның яки чит дәүләт органнарының карарларын үтәргә ярдәм иткән өчен җәза кертелә. Бу хакта Интерфакс яза.
Закон рәсми рәвештә басылып чыккан.
Дәүләткә хыянәт, терроризм, диверсия
Закон буенча, дәүләткә хыянәт өчен максималь җәза – гомерлеккә иректән мәхрүм итү. Ул Россия Җинаять Кодексының 175нче маддәсендә каралган башка җәзаларны да тулыландыра (500 мең сумга кадәр штраф түләп, 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү).
Җинаять кодексындагы 205нче маддәгә (теракт турында) төзәтмәләр кертелә:
– кешеләр үлеменә һәм илдәге вазгыятьне дестабилизацияләүгә китерә торган гамәлләр өчен максималь срок – 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү (элек 15 ел булган) булачак. 205.1нче маддәдә (террористик эшчәнлеккә ярдәм итү) террористик җинаятьләргә чакырган һәм җәлеп иткән өчен минималь срок 5 елдан 7 елга арттырыла. Арадашчылык өчен минималь җәза 10 елдан 12 елга арттырыла (әлеге маддә буенча максималь срок – 20 ел).
– 205.4нче маддә буенча (террористик төркем булдыру һәм анда катнашу) террористик төркемнәрдә катнашучыларга 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. 281нче маддә («Диверсия») буенча кешеләрнең сәламәтлегенә һәм илнең икътисади иминлегенә һәм оборона сәләтенә зыян китерү максатыннан транспорт инфраструктурасы һәм халыкның тормышын тәэмин итү объектларына зыян китергән өчен 20 елга иректән мәхрүм итәчәкләр (хәзер 15 ел).
– Халыкара терроризм акты өчен минималь җәза срогы да арта – хәзер моның өчен 12 елдан башлап гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр (хәзер 10 ел).
Халыкара җинаять суды карарларына ярдәм итү
Моннан тыш, закон Россия катнашмый торган халыкара оешмаларның яки чит дәүләт органнарының карарларын үтәүдә ярдәм иткән өчен җаваплылык кертә. Мәсәлән, мондый оешма Гаагадагы Халыкара җинаять суды була (МУС).
Җинаять кодексында яңа – 284нче маддә барлыкка киләчәк. Мондый оешмаларның карарларын, шулай ук Россиядәге вазифаи затларны яки хәрбиләрне (шул исәптән ирекле формированиеләрдә катнашучыларны) җинаять эзәрлекләве турындагы карарларны үтәүдә булышкан өчен 300 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф яный. Шулай ук, билгеле бер вазифада эшләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
17 мартта Халыкара җинаять суды президент Владимир Путинны һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белованы кулга алуга ордер биргәннән соң, Дәүләт Думасы Вячеслав Володин Россия МУС эшчәнлеген закон нигезендә тыярга тәкъдим итте.
Яклауда булган затларга һөҗүм итү
Моннан тыш, закон Җинаять кодексының 360нчы маддәсе («Халыкара яклауда булган затларга яки оешмаларга һөҗүм итү») буенча җәзаны да кырысландыра.
Төзәтмәләр буенча, чит дәүләт вәкиленә яки халыкара яклаудагы оешма хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен генә түгел, ә мондый җинаять куркынычы тудырган өчен дә җәза каралган.
Моның өчен 7 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр (хәзер 2 елдан 6 елга кадәр). Сугыш коткысы тарату яки халыкара мөнәсәбәтләрне катлауландырган өчен 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный (хәзер 5 елдан 10 елга кадәр).