Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин, кабат мобилизация булачакмы, дигән сорауга җавап бирде

news_top_970_100
Путин, кабат мобилизация булачакмы, дигән сорауга җавап бирде

Бүген Россия президенты Владимир Путинның туры элемтәсе бара. Президент чыгышының башлангыч өлешеннән берникадәр мәгълүмат.

Икътисад темасына:

– Россиядә хезмәт хакы 8 %ка, халыкның кереме 5 %ка артты.

– Минималь хезмәт хакы киләсе елда 18 %ка артачак.

– Росссия икътисады 3,5 %ка артачак.

– Инфляция 7,5 %ка артты.

– Эшсезлек 2,9 %, андый түбән күрсәткечнең Россия тарихында булганы юк иде.

– Россиянең бурычы кими – $46 млрд булса, хәзер $32 млрд.

Украина темасына:

– Без максатыбызга ирешкәч, тынычлык булачак. Россиянең Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү бурычлары үзгәрми.

– Украинага Көнбатыш нәрсә вәгъдә итсә, шуны бирде. Әмма без барысын да юкка чыгардык.

– Россия Украина контрһөҗүме башланганнан бирле 747 танк һәм 2,3 мең бронемашинаны юк итте.

– Мобилизациянең беренче дулкынында 300 мең кеше чакырылды. 244 меңе – сугыш барган урыннарда.

– 300 мең мобилизацияләнгәннең 14е Россия Герое булды.

– Мобилизацияләнгәннәрдән көлделәр, аларны «мобик» дип атадылар, ә алар бер дигән итеп сугыша.

– 486 мең кеше үз иреге белән килде, корал тотып Ватанын сакларга теләүчеләр кимеми. Көн саен 1500 контракт төзелә.

– Яңа мобилизация уздыруның кирәге юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100