Россия Президенты һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре баш командующие Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган хәрби парадта Җиңү һәрвакыт Россия ягында булды һәм шулай булачак, дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Безнең халык дошман юлына дивар булып күтәрелде һәм Ватанга тугрылык күрсәтте – бу миллионлаган кешене берләштерә ала торган иң югары хакыйкать… Җиңү һәрвакыт Россия ягында булды һәм һәрвакыт шулай булачак та», – диде ул.