news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин интервью бирде: президент беренче чиратта нинди мәсьәләгә игътибар итүен сөйләгән

news_top
Путин интервью бирде: президент беренче чиратта нинди мәсьәләгә игътибар итүен сөйләгән

Владимир Путин «Россия 1» каналындагы интервьюсында беренче чиратта нәрсә белән шөгыльләнүен сөйләгән. Аның әйтүенчә, ул махсус операциягә зур игътибар бирә.

«Билгеле, беренче чираттагы игътибар. Шуның белән көн башлана һәм бетә», – дигән ул махсус опреация турында.

Президент корал җитештерү турында мәсьәләләр белән даими кызыксынганын әйткән.

«Коралның нәтиҗәлелеге, нәрсә кирәк, нәрсә җитми икәнен сөйләшәбез. Кайда нинди ысул белән арттырырга кирәклеге турында фикер алышабыз», – дигән Путин.

Президент оборона өлкәсендәге җитештерүне арттыру халык алдындагы социаль җаваплылыкка – медицина, төзелеш, мәгарифкә зыян китермәскә тиешлеген әйткән.

«Барысы да гармониядә булырга тиеш, безнең оборона мөмкинлекләрен арттыруыбыз төп әйбергә зыян китермәскә тиеш. Ә төп әйбер – ул нигез. Ә нигез ул – икътисад», – дигән Путин.

Путин узган атнада оборона сәнәгате комплексы 2-3 смена эшләвен әйткән иде. Аның сүзләренчә, хәрби продукцияне арттыру тулаем 2,7, ә кайбер юнәлешләрдә 10 тапкыр арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар