news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин икътисади форумда Павел Дуровка кагылышлы фикерләре белән уртаклашты

news_top

Россия Президенты Владимир Путин ил хакимиятенең «Telegram» мессенджерына нигез салган Павел Дуровка дәгъвалары булмавын әйтте. Бу хакта ул Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышы вакытында сөйләде, дип яза «Лента.Ру» сайты.

«Безнең аңа бернинди дәгъва да булмады», – диде Путин Дуров турында сөйләгәндә.

Шул ук вакытта президент Павел Дуровка күп кенә илләрнең дәгъвасы барлыгын белүен дә әйтә.

Путин «Телеграм» «хуҗасы» белән 2024 елның августында Баку шәһәрендә күрешүе турында мәгълүматны да кире какты. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, ул Дуров белән 1 генә мәртәбә, күп еллар элек Мәскәүдә очрашкан. Алдарак Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков да журналистларның шушы турыдагы соравына тискәре җавап биргән иде.

Песков әйткәнчә, Кремль беркайчан да Дуров белән сөйләшүләр уздырмаган.

28 августта Павел Дуровны Франциядә суд күзәтчелегенә алдылар, аңа илдән китү тыела. Франция тикшерүчеләре версиясе буенча, эшмәкәр үзенең мессенджеры аша башкарыла торган законсыз гамәлләрдә катнашучы булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар