Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин хатын-кызларга ничә яшьтә пенсиягә китәргә тәкъдим итте?

"Ир-атларныкы биш елга гына арта. Болай булмый, әлбәттә. Бу - дөрес түгел", - диде Путин Россия халкына телемөрәҗәгатендә.

news_top_970_100
Путин хатын-кызларга ничә яшьтә пенсиягә китәргә тәкъдим итте?
Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 түгел, 60 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Шулай ук күпбалалы аналарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын карарга кирәк, диде Президент.

"Закон проектында хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 яшькә кадәр арттырырга диелгән. Ә ир-атларныкы биш елга гына арта. Болай булмый, әлбәттә. Бу - дөрес түгел", - диде Путин Россия халкына телемөрәҗәгатендә.

"Шуңа күрә хатын-кызлар өчен пенсия яшен сигез елга түгел, биш елга арттырырга тәкъдим итәм", - диде ул.
  • Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак, дип хәбәр иткән идек. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100