Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин гаиләдә 7-8 бала тәрбияләү традициясен торгызырга өндәде

news_top_970_100
Путин гаиләдә 7-8 бала тәрбияләү традициясен торгызырга өндәде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Владимир Путин күп балалы гаилә булу Россиянең барлык халыклары өчен яңа яшәү рәвеше булырга тиеш булуына ышана. Бу хакта ул 28 ноябрьдә Бөтендөнья рус халык соборы утырышында белдерде, дип хәбәр итә «РБК».

Безнең күп халыкларда, Аллага шөкер, 4, 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләү гаилә традициясе буыннан буынга сакланып килә. Искә төшерик, рус гаиләләрендә дә күп кенә әбиләребезнең, аларның әниләренең балалары 7, 8 һәм аннан да күбрәк булган. Әйдәгез, бу искиткеч традицияләрне саклап калыйк һәм яңадан торгызыйк, – дип өндәде Президент.

Путин билгеләп үткәнчә, иң катлаулы демографик мәсьәләләрне акча – социаль түләүләр, пособиеләр, ташламалар һәм башка программалар ярдәмендә генә хәл итеп булмый. Бюджет демографик чыгымнары саны мөһим, ләкин кешенең тормыш юнәлешләре – тагын да мөһимрәк.

Ил башлыгы сүзләренчә, гаилә – «дәүләтнең нигезе генә түгел, ул – рухи күренеш, әхлак чыганагы». Россия халкын саклау һәм арттыру – киләсе унъеллыкка бурыч, шуңа күрә дәүләт идарәсе өлкәләренең барысы да гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелергә тиеш.

Президент, шулай ук, күптән түгел 2024 елны Гаилә елы дип игълан итә торган указ имзалавын искәртте. Бу – гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен эшләнә.

– Мондый карар җәмгыятебезнең абсолют күпчелеге позициясенә таяна, – дип нәтиҗә ясады Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100