Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин еллык юлламасында «бар кеше дә көткән иң мөһим нәрсә» турында сөйләячәк – Песков

news_top_970_100
Путин еллык юлламасында «бар кеше дә көткән иң мөһим нәрсә» турында сөйләячәк – Песков
Илнар Төхбәтов фотосы / "Татар-информ"

Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында махсус хәрби операция белән бәйле темаларга аерым игътибар бирәчәк. Бу хакта, Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән, ТАСС яза.

«Әлбәттә, безнең тормышның һәм үсешнең шушындый җаваплы һәм бик катлаулы этабында, бар кеше дә хәзерге хәлләргә, махсус хәрби операциягә, халыкара вазгыятькә бәя бирүне һәм бу хәлләрне җиңеп чыгуыбызга һәм алга таба үсешебезгә президентның карашын ишетергә өметләнә. Минемчә, бу – бар кеше дә көткән иң мөһим нәрсә, һәм президент боларга игътибар юнәлтәчәк», – диде Песков.

Владимир Путин Федераль җыенга юлламасын 21 февральдә ясаячак. Чара Мәскәүдә Гостиный дворда уза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100