2026 елның 1 гыйнварыннан армиягә чакыру ел дәвамында алып барылачак, ә егетләрне хезмәт итү урынына озату язгы һәм көзге чорларда калачак. Бер ел эчендә барлыгы 261 мең кеше чакырылырга тиеш. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елда хәрби хезмәткә чакыру турындагы беренче указны имзалады. Тиешле документ норматив-хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты.
Шулай итеп, 2026 елдан башлап хәрби комиссариатларга чакыру чаралары ел дәвамында барачак. Шул ук вакытта солдатларны чакыру пунктларыннан озату, элеккечә үк, ике этапта башкарылачак: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр (язгы чор) һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр (көзге чор).
Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча, электрон повестка алганнан соң хәрби комиссариатка килү вакыты озайтылды. Хәзер гражданнарга, повестка тиешле реестрда урнаштырылганнан соң, 20 көн урынына 30 көн вакыт биреләчәк.