Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларын рәсми тануы турында карарны имзалады

Бүген Россия президенты халыкка Украинадагы вәзгыять буенча мөрәҗәгать белән чыкты.

news_top_970_100
 Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларын рәсми тануы турында карарны имзалады

Россия президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгатендә ЛНР һәм ДНРны бәйсез республикалар дип тануы хакында белдереп, шул хактагы карарны имзалады.

Президент Федерация Советыннан бу карарны кабул итүен сорады.

Владимир Путин Донецк - Луганск халык республикалары җитәкчеләре Пушилин һәм Пасечник белән Россия һәм ДНР, ЛНР арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешүне дә имзалады.

Килешү төзер алдыннан Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Россия президенты Украинаның тарихы турында белешмә бирде. Путин әйтүенчә, хәзерге Украина — тулысынча Россия тарафыннан төзелгән. «Хрущев ни өчендер Кырымны Украинага биргән», — диде ул. Путин әйтүенчә, компартия киләчәк турында уйламаган, «милләтчелек йогышлы авыруы үз сәгате сукканын көтеп яткан».

Путин Киевны бурычларны түләмәүдә, Россия белән сөйләшүләр алып баруны Көнбатышка басым ясау өчен генә файдалануда гаепләде. Украинада чын дәүләтчелек беркайчан да булмады, ди Путин.

Украинадагы "Майдан вакыйгаларын" искә төшереп, Путин ул чагында АКШның хакимияткә каршы кешеләргә көненә 1 миллион доллар тотуын әйтте. Хәзер Украина хәрбиләре белән чит ил киңәшчеләре идарә итә, без моны беләбез, диде ул. НАТО һәм АКШ Украинаны хәрби хәрәкәтләр урыны итеп куллана, ди Путин. Украинаның НАТОга керүе - Россия өчен иң зур куркыныч ди, президент.

Путин шулай ук Украинаның атом-төш коралы ясау омтылышы хакында да искәртте. Киев кабат сугыш чыгарырга тели, диде ул. Россия беркайчан да үзенең суверенлыгыннан баш тартмаячак, ул Украинаның бөтенлеген саклау өчен кулыннан килгәнне эшләде, диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100