Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин: Донбасста студентларны демобилизацияләү бүген төгәлләнергә тиеш

news_top_970_100
Путин: Донбасста студентларны демобилизацияләү бүген төгәлләнергә тиеш
Илнар Төхбәтов фотосы

ДНРда һәм ЛНРда студентларны демобилизацияләү чаралары иртәгәгә кадәр төгәлләнергә, укучылар инде бүген өйләренә кайтырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин яшь галимнәр белән очрашуда әйтте.

«ДНРда һәм ЛНРда студентларны демобилизацияләү бүген төгәлләнергә тиеш», – диде Путин.

Алдарак Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Григорий Гуров, хәзерге вакытта ДНРдан һәм ЛНРдан 3000гә якын студент демобилизацияләнгән, дип хәбәр иткән иде.

Кичә ЛНР башлыгы Леонид Пасечник, Россия законнары юрисдикциясенә күчү сәбәпле, республика чикләреннән чыгуны тыя торган карарның гамәлдән чыгарылуын әйтте. ДНР башлыгы Денис Пушилин төбәктә чикне чыгу буенча бернинди дә тыюлар булмавын әйтте. Ул аңлатканча, 2015 елда игълан ителгән мобилизация кысаларында чикләүләр булган, ләкин ДНР РФ составына кергән һәм Россиядә «мобилизацион чаралар бетү» сәбәпле, йөрүгә чикләүләр юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100