Путин чыгышы: мобилизация булачакмы, хәрби хәл кертеләме, тынычлык кайчан урнашачак
Россия президенты бүген военкорлар белән очрашты һәм берничә әһәмиятле сорауга җавап бирде.
Бүгенге вазгыять
Украина берничә юнәлештә зур гаскәрләр белән һөҗүм итә. Ул стратегик резервларны җәлеп итеп башланды. Бер юнәлештә дә «дошман уңышка ирешә алмады».
Конфликт ничек туктарга мөмкин?
Көнбатыш илләре конфликтны туктатырга тели икән, Киевка корал бирүне туктатырга гына кирәк. «Ачкыч алар кулында», – диде ул.
Украина контрһөҗүменнән соң Россия нишләячәк?
Барысы да вазгыятьнең ничек дәвам итүенә бәйле. «Катастрофик югалтулар булуын аңлап, алар (Украина) алга таба нишләргә тиешлекләрен уйларга тиеш. Ә без вазгыятьтән чыгып, нинди адымнар эшләргә тиешлегебезне уйлаячакбыз».
Хәрби операция нинди чикләрдә туктарга мөмкин?
Бу – Украинаның контрһөҗүм потенциалына бәйле, безнең берничә планыбыз бар.
Украина турында
Аерым дәүләттә яшиселәре килә икән, «ради бога», әмма безгә куркыныч тудырмагыз.
Мобилизация булачакмы?
Мобилизация Россиянең нинди максатлар куюына бәйле. Хәзер мобилизациянең кирәклеге юк. «Мин моны алай карап бармыйм, әмма кайбер иҗтимагый активистлар «миллион, ике миллион җыярга кирәк» ди. Әмма моның кирәклеге юк».
Хәрби операциягә киткән ирләр кайчан кайтачак?
Закон конкрет срокларны күз алдында тотмый, армиядәгеләрнең саныннан чыгып хәл ителә, әмма без отпусклар турында карар кабул иттек, барысы да диярлек отпусклардан кире хәрби операциягә кайта.
Хәрби хәл (военное положение) кертеләчәкме?
Хәрби хәл кертүнең кирәге юк. «Илдә аерым режим, хәрби хәл кертүнең мәгънәсе юк».
Белгород өлкәсенә һөҗүм турында президент нәрсә уйлый?
Белгород һәм башка өлкәләргә һөҗүм белән Киев режимы Россиянең игътибарын Украина өчен әһәмиятле нокталардан күчерергә тели. «Әмма без үзебезнең гражданнарның иминлеге өчен барысын да эшләргә тиеш».
Россия территориясендә иминлек булсын өчен нишләргә?
Россия территориясендә һөҗүмнәр булган очракта, Россия Украина территориясендә, ил чикләрен аттырмаслык итеп, «санитар зона» булдыру турында уйлана. Әмма бу иртәгә генә булмаячак. «Вазгыятьнең алга таба ничек булуыннан бәйле».
Ил чикләренә бәреп кергән диверсантлар турында
Бу – хәрбиләрнең игътибарын әһәмиятле урыннардан башкага җәлеп итү максатыннан эшләнә. «Безгә шулай ук эшләргә кирәк түгел, әмма без чикләрне имин итәргә тиеш».
Чит ил агентурасы турында
«Без аларга каршы көрәшәбез. Кайбер очракта моны халык та белә. Эш бара».
Президент нәтиҗәсез, «паркет» генераллар турында ни уйлый?
Махсус операция «паркет», ягъни нәтиҗәсез, сәләтсез генераллар барлыгын да ачыклады. Теләсә кайсы дәүләт структурасында «паркет» кешеләр бик күп. Тыныч вакытта андыйлар армиядә аеруча күп. Шул ук вакытта моңа кадәр «күләгәдә утырган», әмма бик кирәкле кешеләр килеп чыга башлады. «Кызганыч, андый кешеләр беренче булып үлә дә».
Армиягә нәрсәләр җитми?
Хәрби операция вакытында бик күп әйберләр – дроннар, югары төгәллектәге хәрби припаслар, элемтә чаралары җитми икәне ачыкланды.
Нинди өстәмә суммалар түләнә?
Бәреп төшерелгән самолет өчен өстәмә 300 мең, танк өчен 100 мең түләнәчәк. «Бу суммаларның түләнмәве – минем өчен көтелмәгән хәл. Бу хакта оборона министры белән сөйләшәм».
Өченче бөтендөнья сугышы булса, кем җиңә?
Өченче бөтендөнья сугышы булса, җиңүчеләр булмаячак. Шул исәптән, Америка да җиңмәячәк.
Төрмәдә утыручылар, хәрби операциягә китсә, азат ителәме?
Путин төрмәдә утыручыларны ярлыкау турында указларны имзалавын әйтте, әмма кабат җинаять эшләгән очракта, алар закон буенча җавап бирергә тиеш.
Срочниклар махсус операциягә җибәреләчәкме?
Срочникларны махсус операциягә җибәрүнең кирәге юк. «Без 150 мең контрактник тупладык, үзләре теләп килгәннәр белән 156 мең кеше».