Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин чыгышы: «Безгә кабат Леопард танклары белән яныйлар»

news_top_970_100
Путин чыгышы: «Безгә кабат Леопард танклары белән яныйлар»
Россия президенты Владимир Путин Мамай курганының «Сталинград сугышы» музей-тыюлыгы Хәрби дан залында мәңгелек утка венок салу тантанасында
РИА Новости

Россия президенты Владимир Путин 2 февраль көнне Волгоградка эшлекле сәфәр кылды. Мамай курганының «Сталинград сугышы» музей-тыюлыгы Хәрби дан залында мәңгелек утка венок салды, һәлак булган совет солдатларын бер минутлык тынлык белән искә алды, Мамай курганы территориясендә күмелгән маршал, ике тапкыр Советлар Союзы герое Василий Чуйков каберендә булды.

Соңрак президент Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналы концертта чыгыш ясады. Aif.ru президент чыгышының төп тезисларын китерә.

Президент Владимир Путин Советлар Союзы герое, маршал Василий Чуйков каберенә чәчәкләр салды

Фото: © РИА Новости/ Константин Завражин

Чыгышын Путин ветераннар һәм россиялеләрне Сталинград сугышында җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләүдән башлады.

«Хөрмәтле ветераннар, дуслар. Бүген без илебез һәм бөтен дөнья тарихындагы иң мөһим даталарның берсен билгеләп үтәбез. Нәкъ 80 ел элек монда – Сталинград җирендә – бөек Идел елгасы ярында явыз дошман туктатылган, кабат килмәслек итеп кирегә куылган», – дип белдерде президент.

Ил яшәеше кыл өстендә иде

Дәүләт башлыгы Сталинград сугышында җиңүнең бик зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

«Бу сугыш шәһәр өчен генә сугыш булмаган. Телгәләнгән, ләкин бирешмәгән илнең исән калу-калмавы да, Бөек Ватан сугышының гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышының нәтиҗәсе дә шуңа бәйле булган. Окоптагылар да, тылдагылар да – моны һәркем тойган һәм аңлаган. Тарихыбызда инде күп тапкырлар булганча, без хәлиткеч көрәштә тупланып, җиңеп чыктык. Сталинград сугышы тарихка хаклы рәвештә Бөек Ватан сугышындагы төп борылыш буларак кереп калды», – дип өстәде дәүләт башлыгы.

«Хаклык өчен көрәш Россия халкының холкында»

«Сугышчыларыбыз һәм командирларыбызның ярсулы, кайчак хәтта кеше көченнән килмәстәй каршы торуын бары тик аларның Ватанга тугрылыгы, хаклыкның безнең якта икәнлегенә абсолют ышанулары белән генә аңларга һәм аңлатырга мөмкин. Ватан хакына, дөреслек өчен ахыргача барырга, мөмкин булмаганны эшләргә әзер булу –күпмилләтле халкыбызның канында һәм холкында. Нацизмны нәкъ менә ул бәреп төшерде», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

«Безнең әхлакый бурычыбыз – Сталинград сугышындагы батырлык турында хәтерне кадерләп саклау»

«Безнең әхлакый бурычыбыз, барыннан да элек, җиңүче солдатлар алдында – бу батырлык турындагы хәтерне бөтен тулылыгы белән кадерләп сакларга, киләсе буыннарга тапшырырга, нацизмны җиңүдә, бөтен дөньяны бу коточкыч явызлыктан азат итүдә Сталинград сугышының ролен бозып күрсәтергә, кимсетергә беркемгә дә юл куймаска», – дип билгеләп үтте Россия лидеры.

«Россиягә янә немец танклары белән яныйлар»

Россиягә яңадан коллектив Көнбатышка каршы торырга туры килә, дип белдерде Президент.

«Хәзер, кызганычка, нацизм идеологиясенең ...илебез иминлегенә кабат хәвеф-хәтәр тудыруын күрәбез. Без кабат Көнбатыш агрессиясенә каршы торырга мәҗбүр», – дип билгеләп үтте Путин.

Россиягә янә немец танклары белән яныйлар, дип өстәде ул.

«Кеше ышанмаслык хәл, ләкин факт. Безгә кабат бортына хач төшерелгән Leopard немец танклары белән яныйлар. Һәм янә Украина җирендә Россия белән сугышырга җыеналар ...бандеровчылар кулы белән», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

«Россиянең янауларга бирер җавабы бар»

Янаучыларга Россия җавап бирә алачак, һәм бронетехника белән генә дә түгел, дип билгеләп үтте Путин.

«Ләкин Россиянең бирер җавабы бар, һәм бу – бронетехника куллану белән генә дә бетмәсә мөмкин. Моны һәркем аңларга тиеш. Безгә янаучылар гади хакыйкатьне аңламый, күрәсең – без барыбыз, бөтен халкыбыз үз хезмәте, тир һәм каны белән илебезне төзегән һәм безгә мирас итеп тапшырган җиңүчеләр буынын, халкыбызның традицияләрен ана сөте белән сеңдереп үскән халык», – дип белдерде президент.

Әгәр була калса, Россия белән заманча сугыш бөтенләй башка булачак, дип өстәде ил башлыгы.

«Германияне Россия белән яңа сугышка тартучылар һәм, җавапсыз рәвештә, бу хакта хәл кылынган факт итеп белдерүчеләр, сугыш кырында Россияне җиңәргә өметләнүчеләр Россия белән заманча сугышның бөтенләй башка булачагын аңламыйлар, күрәсең», – диде дәүләт башлыгы.

«Россия үз-үзенә, хаклыгына һәм җиңүенә ышана»

«Буыннар, кыйммәтләр, гореф-гадәтләр дәвамчанлыгы – болар барысы да Россияне аерып күрсәтә, безне көчле итә һәм үз-үзебезгә, үз хаклыгыбызга һәм җиңүебезгә ышандыра», – дип нәтиҗә ясады президент.

Моннан тыш, эшлекле сәфәре кысаларында Владимир Путин «Сталинград сугышы» музей-панорамасы мәйданчыгында иҗтимагый патриотик һәм яшьләр оешмалары вәкилләре белән очрашу уздырды.

«Россиядә тарих сабакларын истә тоталар,

ләкин үткәннәр белән генә яшәмиләр»

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, җыелган кешеләр арасында гаиләләре турыдан-туры Сталинград сугышы белән бәйле булганнар, шулай ук, ил өчен көрәштә һәлак булган Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм офицерлары истәлеген саклау белән шөгыльләнүчеләр бар. Бу эш белән конкрет фактларга нигезләнеп шөгыльләнү, солдатлар, ата-бабалар батырлыгын өйрәнү бик мөһим, дип белдерде президент һәм аларга рәхмәтен җиткерде.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, тик үткәннәр белән генә яшәү – беркая да юл тотмау ул, дип ассызыклады Путин.

«Хәтере булмаган халыкның киләчәге юк. Үткәнебезне белмичә, беркайчан да киләчәгебез булмаячак… Чөнки үткәннәр белән генә яшәргә ярамый – мин бу турыда күп тапкыр әйттем инде, – бу беркая да алып бармаучы юл. Үткәннәр белән яшәргә ярамый, бүген яшәргә һәм киләчәккә карап яшәргә кирәк. Ләкин үткәннәрне белмичә, нинди җирдә яшәвебез һәм кем аркасында исән булуыбызны аңламый торып, киләчәк булмый. Әгәр без бүгенге тормышыбызны мөмкин иткән ата-бабаларыбызны һәм үзебезне хөрмәт итмәсәк, илебезнең киләчәген дәвам итә алмаячакбыз», – дип билгеләде дәүләт башлыгы.

«Махсус операция вакыйгаларын яктыртканда, дөреслек –

ул төп корал, һәм бу хакта фильмнар төшерергә була»

Теләсә нинди тарихи вакыйганы яктыртканда, иң мөһиме – дөресен сөйләү, диде Президент, патриотик кино булдыруга кагылышлы сорауга аңлатма биреп.

«Икенче бөтендөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы, бүгенге махсус хәрби операция вакыйгаларын яктыртканда, иң мөһиме – дөреслек, хакыйкать. Бу – безнең иң мөһим корал. Әгәр тамашачының җанын актара торган талантлы, матур, кызыклы фильмнар экранга чыга икән – бу бик зур эш һәм гаять зур әһәмияткә ия эш», – дип саный Путин.

«Россия белән һәрвакыт кем дә булса көрәште,

әмма аның алдына мөһим бурыч куелган»

Геосәясәт турында сөйләгәндә, Россиянең дөньядагы иң зур ил икәнен искә төшереп, «аның белән кем дә булса һәрчак көрәште», – диде Владимир Путин.

«Кайберәүләр хәтта «Россия белән беркем дә көрәшмәгәндә, дөньяда яшәү ничек күңелсез», – дип әйтте. Бу шаяру түгел, бу – Көнбатыш илләрнең конкрет сәяси эшлеклеләре сүзләре. Һәрвакыт шулай булды!» – диде ул.

Очрашу азагында Путин: «Безнең төп бурыч – Россияне саклап калу. Алгарышлы үсеш, ныгыту өчен шартлар тудыру, һәм бу мәсьәлә, һичшиксез, хәл ителәчәк. Ләкин максатка ирешүдәге эшнең бер өлеше – тарихи хәтерне торгызу һәм саклау», – дип белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100