Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Чубайс турында: Аның Россиядән китеп, Израильдә качып ятуын аңламыйм

news_top_970_100
Путин Чубайс турында: Аның Россиядән китеп, Израильдә качып ятуын аңламыйм
Чубайсның мәшһүр фотоларының берсе

Президент Владимир Путин Анатолий Чубайсның ни өчен Россиядән качып китүен аңламавын әйтте. Президент сүзләренчә, хәзер «Роснано» катлаулы чор кичерә, анда – зур финанс упкыны, әмма ул Чубайсның Израильдә легаль булмаган хәлгә күчүен аңлый алмый. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

«Миңа фотолар күрсәттеләр, ул инде Чубайс түгел, ә ниндидер Моше Израилевич һәм шунда яшәп ята. Аның ни өчен болай эшләвен мин аңламыйм. Бәлки, озак еллар үзе җитәкләгән структурада катлаулы хәлләргә бәйледер, анда – зур финанс упкыны. Бик зур саннар. Әмма, Аллага шөкер, анда ниндидер җинаять эшләре, эзәрлекләүләр юк. Бәлки, бу – аның ничек тә булса саклануы белән бәйледер, тик ахырда бу – нинди дә булса җинаять эшләре барлыкка китерәчәк, чөнки ул Израильдә легаль булмаган рәвешкә күчкән. Дөресен әйткәндә, моның аңа нигә кирәк булуын аңламыйм», – дип сөйләгән президент Көнчыгыш икътисади форумы сессиясендә.

Анатолий Чубайс 2022 елның мартында, Президент аны махсус вәкил вазифасыннан отставкага җибәрү турында боерык имзалаганнан соң, Россиядән китте. Матбугат чаралары язганча, шул вакыттан бирле Чубайсны Төркиядә, Израильдә, Германиядә һәм Италиядә күргәннәр. Май аенда матбугат чаралары элекке түрә һәм аның хатыны озак вакытка Израиль документлары ясатуы турында язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100