Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин «чит агентлар» ресурсларында рекламаны тыю турында закон имзалады

news_top_970_100
Путин «чит агентлар» ресурсларында рекламаны тыю турында закон имзалады
Салават Камалетдинов фотосы / "Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин чит ил агентлары ресурсларында реклама урнаштыруны тыя торган закон имзалаган. Әлеге документ хокукый актлар порталында чыккан, дип яза РИА Новости.

Шулай ук, чит агентларның мәгълүмат ресурсларына реклама ясау да тыела.

Дәүләт Думасы бу закон проектын февраль ахырында кабул итте. Аны спикер Вячеслав Володин һәм барлык парламент фракцияләре лидерлары («Яңа кешеләр» партиясеннән кала) җитәкчелегендә 395 депутат тәкъдим иткән. Федерация Советы бу инициативаны узган чәршәмбедә хуплады.

Үзгәрешләр «Чит ил йогынтысында булган кешеләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту», «Реклама турында» һәм «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» законнарына кертелә.

Дәүләт Думасының Иминлек буенча комитеты башлыгы Василий Пискарев хәбәр иткәнчә, хокук бозган өчен штраф каралган:

  • физик затлар өчен – 50 меңгә кадәр;
  • юридик затлар өчен – 500 меңгә кадәр.

Чит ил агенты яки ул гамәлгә куйган юридик затның эшчәнлек тәртибен бозган өчен, ел дәвамында 2 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылганнан соң, 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Инициатива авторлары аңлатканча, ул дәүләтнең эчке эшләренә чит илләрнең яшерен генә тыкшынуына каршы торуга юнәлдерелгән.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин мәгълүматлары буенча, 2023 елда Россиядә 200дән күбрәк физик һәм юридик зат ят агентларда реклама урнаштырган, бу аларга йөзләгән миллион керем китергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100