news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин чик буе территорияләренә ату ихтималын юкка чыгарырга кушты

news_top

Россия Президенты Владимир Путин Россиянең чик буе территорияләренә ату ихтималын бетерү һәм анда җимерелгән йортларны, инфраструктураны кире торгызу бурычын куйды. Бу хакта "Интерфакс" яза. 

«Әлбәттә, өстенлекле бурыч – атышлар ихтималын юкка чыгару. Әмма бу инде хәрби ведомство эше», – диде Путин Россия чик буе территорияләрендә һәм гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән төбәкләрдә торак инфраструктурасын торгызу мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә.

Ул «күпчелек кешенең катлаулы хәлгә юлыгуын, тораксыз калуын, туганнарына яки вакытлыча яшәү пунктларына күченеп китәргә мәҗбүр булуын, су, җылылык, электроэнергия белән тәэмин итүдә өзеклекләргә юлыгуын» әйтте.

«Хөкүмәттәге һәм урындагы коллегаларның игътибарына: гражданнар өчен проблема гаять кискен тора. Йортларны төзекләндерергә яки фатир, йорт, башка милекне югалтуны капларга, энергетика, су һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын нормаль эш халәтенә кайтарырга кирәк», – диде Владимир Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар