Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин чыгышы: балаларга унышар мең сум, кече бизнесны салымнардан азат итү

Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус вазгыяте буенча ил гражданнарына мөрәҗәгать иткәндә белдерде.

news_top_970_100
Путин чыгышы: балаларга унышар мең сум, кече бизнесны салымнардан азат итү

Россия Президенты Владимир Путин коронавирус вазгыяте буенча ил гражданнарына мөрәҗәгатендә халыкка күрсәтелә торган ярдәм турында әйтте.

Ял көннәре режимы тәмамлана

11 майдан ял көннәре режимы белән эшләү туктала. Мондый режим беренче тапкыр 30 мартта кертелгән иде. Соңыннан ул апрель азагына кадәр, аннары 12 майга кадәр озайтылды.

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга — унышар мең сум акча

Владимир Путин 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә акча түләнәчәген әйтте. Акча 1 июньнән түләнә башлый. Президент әйтүенчә, һәр балага 10 мең сум биреләчәк.

«2020 елның 1 июненнән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк. Хәзер кешеләргә белешмә җыяр вакыт юк, шуңа күрә без, минемчә, дөрес һәм гадел карар кабул иттек. Ярдәмне бөтен кеше, мохтаҗ булган һәркем алырга тиеш», — диде Владимир Путин.

10 мең сум акча түләү өчен гаризаны иртәгәдән дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Пенсия фонды бүлеге аша бирергә мөмкин.

3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә — ай саен 5 мең сум акча

Президент балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары турында да әйтеп үтте. «Апрель, май һәм июнь айларына ай саен 5 мең сум акча түләнәчәк. Ана капиталын алучылар гына түгел, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык Россия гаиләләре дә ала алачак», — диде ул.

Бала карау буенча пособие ике тапкыр арта

«Бала карау буенча пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттырырга тәкъдим итәм — 3 мең 375 сумнан 6 мең 751 сумга кадәр. Мондый пособиене эшләмәүче әниләр, шул исәптән студентлар да ала. Аларга ярдәм итү бик мөһим», — дип сөйләде Президент.

Балигъ булмган балалары булган әти-әниләр эшләрен югалткан очракта, алар өч ай дәвамында өчәр мең сум алачак.

Үзмәшгульләрнең 2019 елда түләгән салымнары кире кайтарыла

Үзмәшгуль гражданнарга 2019 елда керем өчен түләнгән салымны кире кайтарачаклар. Бу хакта Россия гражданнарына коронавирус ситуациясе буенча мөрәҗәгать иткәндә РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

«Үзмәшгуль гражданнарга 2019 елда керем өчен түләнгән салымны тулы күләмдә кире кайтарырга тәкъдим итәм», — диде дәүләт башлыгы.

Зыян күргән кече бизнеска — 12130 сум ярдәм

Россиядә кече бизнеска ярдәм итү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә һәм оешмаларга ярдәм күрсәтеләчәк.

«Хәзер аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләргә дә икътисади чикләүләрне киметергә кирәк. Быел аларга иминият кертемнәренә карата бер минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә салым тотып калынган акчаны бирергә тәкъдим итәм. Шул рәвешле, бу катлаулы чорда аларга өстәмә ярдәм күрсәтү булыр», — диде ул.

МРОТ — 12130 сум тәшкил итә.

Социаль хезмәткәрләр һәм табибларга — махсус пособиеләр

Социаль учреждение хезмәткәрләре, табиблар, кече медицина һәм техник персонал өч ай өчен махсус федераль өстәмә түләүләр алачак. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин гражданнарга коронавирус вазгыяте белән бәйле мөрәҗәгатендә хәбәр итте.

«Социаль хезмәткәрләр дә зур йөкләмә һәм куркыныч белән эшли. Шуңа күрә алар өчен өч айга — 15 апрельдән 15 июльгә кадәр махсус федераль өстәмә түләү билгеләргә кирәк дип саныйм. Шулай ук башкалар да узган апрель өчен тиешле түләүләрне алачак», — диде Путин.

Табибларга ике атналык смена өчен түләү 40 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр алар Covid-19  коронавирусы белән авыручыга ярдәм күрсәтсә, 60 мең түләнәчәк. Социаль һәм педагогик хезмәткәрләр, урта, медицина һәм административ персонал өчен — 25 мең сум, авыручылар белән эшләсәләр — 35 мең сум, кече персоналга 15 һәм 20 мең сум, техник персоналга — 10 һәм 15 мең сум сум түләү каралган.

Табибларга акча түләүне Путин шәхсән контрольдә тотачак

Covid-19 коронавирусы белән элемтәгә кергән барлык медицина хезмәткәрләре вәгъдә ителгән апрель түләүләрен 15 майга кадәр алырга тиеш. Бу хакта коронавирус ситуациясе буенча ил гражданнарына мөрәҗәгать иткәндә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Федерация субъектларының барлык башлыкларына 15 майга кадәр медицина хезмәткәрләренең барысы да апрель аенда түләүләр алуны көйләргә йөкләмә бирәм, ә Хөкүмәт һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына координацияне һәм даими мониторингны тәэмин итүне йөклим. Шуны истә тотыгыз, мин шәхсән үзем, Россиянең һәр төбәгендә эшләр торышын контрольгә алам», — диде Президент.

Изоляция режимыннан каза күргән бизнес икенче кварталда салымнар түләмәячәк

Covid-19 коронавирусыннан зыян күргән тармакта эшли торган предприятиеләр икенче квартал өчен салым һәм иминият взносларын түләүдән тулысынча азат ителәчәк.

«Өстәмә бәягә салымнан (НДС) тыш мондый түләүләрне агымдагы елның II кварталы өчен тулысынча исәптән чыгарырга тәкъдим итәм», — дип белдерде Россия Президенты.

Аның сүзләренчә, бу чара зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнеска, шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга кагыла.

«Әлеге ярдәм белән 1,5 миллионнан артык предприятие файдалана алачак», — дип өстәде Путин.

Кече бизнеска — хезмәт хакы түләү өчен 2 процентлы махсус кредит программасы

1 июньнән Россиядә зыян күргән тармак предприятиеләрендә һәм кайбер коммерцияле булмаган оешмаларда мәшгульлеккә ярдәм итү буенча махсус кредит программасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Мондый чара 7 млн эш урынын тотуда ярдәм итәр дип көтелә.

«1 июньнән эш белән тәэмин итүгә ярдәм буенча махсус кредит программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аннан зыян күргән өлкәләрдәге барлык предприятиеләр, шулай ук социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар файдалана алачак», — дип искәртте Президент.

Әгәр кредит программасының гамәлдә булу вакытында предприятие эш белән тәэмин итүне штат санының 90 проценты дәрәҗәсендә сакласа, кредит срогы чыккач, кредит үзе һәм аның буенча процентлар тулысынча юкка чыгарылачак. Әгәр оешма штат санының 80 процентыннан да ким булмаган хәлдә эш белән тәэмин итүне саклап кала алса, кредитның яртысы һәм аның буенча процентлар бетерелә.

«Кредитны түләү срогы — 2021 елның 1 апреленә кадәр. Ахыргы ставкасы 2 процент ташламалы булачак. Аннан югарырак булган өлешенә дәүләт субсидия бирә», — диде Путин.

Кредит күләме аена бер хезмәткәргә хезмәткә түләүнең бер минималь күләме принцибы буенча алты ай дәвамында исәпләнә. Процентларны ай саен түләү кирәк түгел, алар төп суммага процентларда өстәлә (капитализацияләнә).

Предприятиеләр эшли башлый

Россиядә 12 майдан икътисадның төп тармакларындагы предприятиеләр эшчәнлеген кабат башлый. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле вазгыять буенча мөрәҗәгатендә белдерде.

«12 майдан башлап, мөмкин булган бөтен җирдә, икътисадның төп тармаклары предприятиеләре эшчәнлеген торгызу өчен шартлар тудырырга кирәк. Предприятиеләрнең эшчәнлеге кулланучылар белән турыдан-туры элемтәгә керү зарурлыгы белән бәйле булмаса да, барлык санитария нормаларын үтәп кенә эшкә керешергә мөмкин», — диде Путин.

Өлкәннәрдән өйдә тору сорала: «Газизләрем!..»

Россия Президенты Владимир Путин дүшәмбе көнне өлкән яшьтәге кешеләрдән үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм башка чикләү чараларын саклауны сорады, ул аны исән калу чарасы дип аңлатты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Мин өлкән яшьтәге кешеләргә мөрәҗәгать итәм: газизләрем, һәрвакыт өйдә булуның җиңел түгеллеген аңлыйм, балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән күрешә алмау читенлеген дә беләм», — диде Путин. Әмма хәзер «тагын бераз түзәргә кирәк әле», — дип өстәде Президент. «Бу — исән калу» чарасы, диде ул.

«Чикләүләр режимы әлегә саклана, чөнки без сезнең өчен борчылабыз һәм сезне вирус янауларыннан саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», — дип өстәде дәүләт башлыгы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100