Россия Президенты Владимир Путин чәй урынына үләннәр төнәтмәсе эчә. Бу турыда ул Адыгеядә авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлекләренә багышланган очрашуда әйтте. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Президент Алтайда җыелган үләннәрдән ясалган эчемлек эчә икән.
«Беләсезме, мин чәйне эчмим дә. Мин, гомумән, кайнар су салынган Алтай үләннәреннән эчемлек эчәм», — диде ул.