Владимир Путин әйтүенчә, Россиядә мобилизация көтелми.
«Россиядә мобилизация планлаштырылмый, моның кирәге юк», – диде Россия президенты.
Былтыр 300 мең кеше контракт төзегән, быел – 160 мең.
Путин Украинада дошман гаскәрләрен әкренләп кысрыклап чыгару сәясәте алып барылганын әйтте.