Калининград өлкәсендә җәмәгатьчелек белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин юридик конторага килгән карчык турында анекдот сөйләгән. Видеоны Пул №3 Telegram-каналы урнаштырган дип яза lenta.ru сайты.
Шул рәвешле, Россия лидеры медицина сатып алуларын үзгәртү тәкъдименә үз фикерен белдергән. “Бу юридик консультациядәге сөйләшүне хәтерләтә. Бер әби килгән дә “Ә минем моңа хокукым бармы?” дип әйтә икән. “Әйе, әби, бар” диләр. Әби сорый: “Ә мин аны куллана аламмы?”. “Юк, әби, куллана алмыйсың” дип җавап биргәннәр”, - диде Путин.
Баштарак Россия Президенты “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча медицинаның беренчел звеносын финанслау күләме җитәрлек түгел дигән иде. “Сәламәтлек саклау өлкәсе өчен акчаларны тоту күләмен, ысулын һәм кагыйдәләрен эшләргә кирәк. Кешеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты сизелергә тиеш, - диде дәүләт башлыгы.