Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин: «Без Украинада конфликтны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләргә телибез»

Путин белдергәнчә, Көнбатышта Россияне Украина куллары белән юк итеп булмауны аңладылар, һәм риторика үзгәрә. Мәскәү сөйләшүләргә әзер, әмма үз шартларында, диде ул.

news_top_970_100
Путин: «Без Украинада конфликтны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләргә телибез»
Фото: Кристина Кормилицына / РИА Новости

Россия президенты Владимир Путин Вишневский исемендәге госпитальдәге хәрбиләр белән очрашу вакытында Көнбатышта Украинадагы конфликтка карата риторика үзгәрүен әйтте. Анда аны тәмамлау юлларын эзлиләр, Россия дә аны мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга тели, әмма үз шартларында, дип белдерде ул.

Шулай ук Владимир Путин махсус операциядә катнашучылар белән очрашуда «Белгородта булган хәл – ул теракт», – дип билгеләде.

Президентның белдерүләреннән иң мөһим фикерләр:

Украина безгә дошман түгел, ә менә стратегик җиңелүгә ирешергә теләүчеләр – алар дошман;

Сугыш кырында вазгыять үзгәрә, дошман җиңелә;

Көнбатыш элек-электән Россияне юк итү бурычын куя, әмма без, күрәсең, аларны тизрәк җиңәрбез. Бездә консолидация бар;

Безнең чиксез сугышырга теләгебез юк, әмма үз позицияләребезне дә бирергә җыенмыйбыз;

Без, әлбәттә, Киев үзәгенә дә, башка теләсә кайсы шәһәргә дә һөҗүм итә алабыз, мин аңлыйм, минем барысы да «кайный», тик нәрсә, безгә тыныч шәһәрләргә һөҗүм итәргә кирәкмени? Юк, без хәрби объектларга һөҗүм итәбез, шулай эшләячәкбез дә;

Дошман безне куркытмакчы була. Тыныч халыкка каршы бер генә җинаять тә җәзасыз калмаячак;

Асылда стратегик инициатива бүген безнең кулда;

Без дә низагны тәмамларга телибез, ләкин безнең шартларда;

Украина икътисады бары тик хәергә генә яши, алга сузылган кул белән илләр буйлап йөриләр;

Украинадан аермалы буларак, Россия ил икътисадын саклап кына калмады, ә быел ВВП да 3,5%ка үсте;

РФдә эшсезлек 2,9% тәшкил итә, бездә беркайчан да андый хәл булмады;

Алар безне куркытырга һәм ил эчендә ышанычсызлык тудырырга телиләр, без һөҗүмне арттырачакбыз;

Безнең кораллы көчләр шулкадәр сугышка сәләтле, дөньядагы бер генә армия дә әзер булмаган дәрәҗәдә;

Украина үзе тулысынча таркалган;

Хәрби операция зонасындагы хәл канәгатьләнерлек;

Россия икътисады тотрыклы, инфляция үскән, әмма барысы да контрольдә тотыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100