Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин: «Без беркайчан да руслар һәм украиннар арасында аерма ясамадык»

news_top_970_100
Путин: «Без беркайчан да руслар һәм украиннар арасында аерма ясамадык»
Фото: Илнар Төхбәтов фотосы / "Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин Түбән Тагил шәһәрендә «Уралвагонзавод» эшчеләре белән очрашты. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

«Без беркайчан да руслар һәм украиннар, Россия белән Украина арасында аерма ясамадык. Бу илләрдә яшәгән кешенең күпчелеге моның бер үк дип саный», – диде ул.

Президент белән очрашуда яңгыраган төп фикерләр:

  • Бөек Ватан сугышыннан соң Гитлер белән хезмәттәшлек иткән милләтчеләрнең күбесе чит илгә – Штатларга, Канадага качты. СССР таралганнан соң, нәкъ менә шулар Украинада хакимияткә килде. Президент булып кемнең утырганы мөһим түгел, алар үзләрен агрессив һәм әрсез тотты, аларга чит илдән ярдәм булды.
  • Кайчандыр нацистлар белән хезмәттәшлек итүчеләр хәзер дә үз позицияләрендә калды. Һәм шул ук эшләрне эшлиләр. Үз ата-бабаларына хыянәт итәләр, аларны саталар.
  • Россиядә нацистларга карата бервакытта да теләктәшлек булмаячак. Без алга таба да Украинадагы кешеләребезне яклауны дәвам итәчәкбез.
  • Түбән Тагилда техникумнарны үстерүгә һәм аларга ярдәм йөзеннән 400 млн сум бүлеп биреләчәк.
  • Россиядә танклар җитештерү 5 тапкырга, индивидуаль бронезащита җитештерү 10 тапкырга артты.
  • Россиядә сәгатенә 400 км тизлектә йөри торган тизйөрешле тимер юл составларын күпләп төзү планлаштырыла.
  • «Яшь гаилә» программасы 2025 елдан соң да озайтылачак.
  • Путин мәктәп программасына предприятиеләргә һәм аларга караган музейларга экскурсияләр өстәү идеясен хуплады.
  • Президент Россиядә хезмәт династияләренә дәүләт бүләкләре булдыру идеясен дә «бик яхшы» дип бәяләде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100