Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин: «Без балаларын югалткан әниләрнең кайгыларын уртаклашабыз»

Бүген Россия президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре белән очрашты.

news_top_970_100
Путин: «Без балаларын югалткан әниләрнең кайгыларын уртаклашабыз»

Владимир Путинның очрашу башында әйткән фикерләрен тәкъдим итәбез:

Берсекөнгә Россиядә Әниләр көнен бәйрәм итәләр. Бу – ниндидер купшы, шау-шулы бәйрәм түгел, әмма, шулай да, үзенчәлекле, игелек белән тулы көн. Бу көн әниләргә карата илебездәге бөтен халыкларга да хас булган мөнәсәбәтне – аларга булган хөрмәтне, ихтирамны, олылауны тасвирлый.

Шул уңайдан, әлбәттә, бу хакта искә аласым килде. Әмма сезнең өчен, шулай ук уллары хәрби хәрәкәт зонасында булган башка бик күп хатын-кызлар өчен дә бу көнгә мөнәсәбәтнең бик үк бәйрәмчә булмавын, ә күбрәк борчылу, кайгырту хисе белән бәйле булуын бик яхшы аңлыйм. Чөнки әни өчен улы ничә генә яшьтә булса да, ул бала булып кала. Биредәге ханымнар өчен дә, улларын югалтканнар өчен дә бу – әлеге фаҗига турындагы уйлар белән бәйле.

Шул уңайдан әйтәсем килә... Беләсезме, кайгы уртаклашу белән бәйле ниндидер стандарт әйберләр әйтергә тел әйләнми. Әмма шуны белүегезне телим: шәхсән үзем, ил җитәкчелеге – без бу хәсрәтне уртаклашабыз. Улларны, балаларны югалтуны берни белән дә алмаштырып булмавын да аңлыйбыз. Бигрәк тә бу дөньяга тудырган, карынында йөрткән, имезгән ана өчен.

Шуны белүегезне телим: без бу югалтуны уртаклашабыз һәм, әлбәттә, үзегезне онытылган итеп хис итмәс өчен барысын да эшләячәкбез, сез үз яныгызда терәк тойсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләрбез.

Телевизор экраннарында яки Интернетта күрсәткәннәрнең берсенә дә ышанырга ярамый, анда әллә никадәр фейк, ялган – тормыш боларга караганда катлаулырак һәм төрлерәк. Анда – бик күп мәгълүмати һөҗүм, бу гел шулай булды, әмма хәзерге заманда, заманча технологияләр ярдәмендә, бу бигрәк тә актуаль һәм нәтиҗәлегә әйләнде, мәгълүмат та – көрәш коралы һәм мәгълүмати һөҗүмнәр – көрәшнең шактый нәтиҗәле бер төре.

Без сезнең белән шуның өчен җыелдык, мин бу очрашуны шуның өчен тәкъдим иттем, чөнки сезне тыңлыйсым килде. Сезнең фикерне ишетәсе килде – чөнки сезгә мәгълүмат аннан килә бит. Миңа төрле чыганаклардан күп мәгълүмат килә, әмма сезнең фикерләр, бәяләмәләр, идеяләр, тәкъдимнәр – бөтенләй башка нәрсә. Без бүген сөйләшкән нәрсәләрнең мөмкин кадәр күбрәге исәпкә алынсын һәм реаль тормышта кулланылсын өчен барысын да эшләргә тырышырмын.

Бу – очрашу башында әйтәсе килгәннәр.

Кыска гына кереш сүземне тәмамлап, гел әйткән сүзләремне әйтәсем килә – барысы да гаиләдән башлана. Сезнең егетләр – аларның күбесе Ватанга хезмәт итү, Ватанны саклау, Россияне яклау, бу очракта Новороссиядә, Донбасстагы безнең кешеләрне яклау язмышын сайлаган икән – бу да, һичшиксез, сезнең эш нәтиҗәсе. Бу ниндидер үгет-нәсыйхәт, акыл өйрәтү нәтиҗәсе түгел – бу шәхси үрнәк нәтиҗәсе. Бу гел шулай.

Чөнки мәктәптә нәрсә генә әйтмәсеннәр, бу да мөһим, әлбәттә, әмма һәр кешенең үзаңы, аның кыйммәтләре гаиләдә әти-әнинең шәхси үрнәге белән бирелә. Тәрбиянең иң төп, әһәмиятле һәм фундаменталь алымы – шәхси үрнәк.

Сезнең егетләрнең геройларча эш итүенә карап, мин нәкъ менә шуның турында әйтергә теләдем дә. Әлбәттә, бу – сезнең һәм ирләрегезнең хезмәте, чөнки гаиләдә бу һәрвакыт ике яклап була. Тик егетләр үзләре генә үзләренең чын геройлар икәнен белә.

Ни өчен? Чөнки алардан башка һәм алар янындагы командирлардан башка беркем дә моның нинди зур хезмәт булуын һәм моның гомер һәм сәламәтлек өчен чын куркыныч тудырганын белми. Алар моны бары тик үзләре генә сизә һәм аңлый.

Мин кайвакытта алар белән сөйләшәм – кайбер егетләр белән турыдан-туры телефоннан сөйләштем. Һәрхәлдә, мин сөйләшкәннәрнең кайберләре мине хәтта үзләренең кәефе, эшкә мөнәсәбәте белән гаҗәпләндерде. Алар миннән бу шалтыратуларны көтмәгән иде, сүз уңаеннан бу шалтыратулар да әниләр аркылы булды. Бу миңа аларны герой дип әйтергә туры нигез бирә. Бу – хакыйкать.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100