Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин белән очрашуга сугышчыларның әниләрен ничек сайлап алганнар?

Олеся Шигина: «Чечен хатыныннан кала - аларга чит ир-атлар кагылырга тиеш түгел - Владимир Владимирович барыбызны да кочаклады».

news_top_970_100
Путин белән очрашуга сугышчыларның әниләрен ничек сайлап алганнар?
Владимир Путин һәм Олеся Шигина.
Фото: АР

Әниләр көне алдыннан Владимир Путин мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре белән очрашты. Катнашучылар арасында берничә чиновник, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә булган. Президент белән янәшә утырган режиссер Олеся Шигина белән әңгәмәне «Московский комсомолец» корреспонденты Ирина Боброва оештырган.

Олеся «МК»га очрашуга ничек сайлап алынуы, ни өчен ханымнарның өстәлдәге җиләкләргә кагылып та карамауларын, очрашу алдыннан аларга нинди киңәшләр бирүләрен һәм Россия кинофестивальләренең кай ягы белән килешмәве хакында сөйләде.

Владимир Путин һәм Олеся Шигина.

Фото: © АР

Олеся Шигина — документаль фильмнар режиссеры. Путин белән очрашуда ул патриотик тематика белән телевидениегә дә, кинотеатрларга да үтеп кереп булмавы турындагы мәсьәләне күтәрде. Президенттан «бу диварны тишүен» сорады. «Артдокфест», «Кинотавр» кебек кинофестивальләр инде ничә еллар кешеләребезне бозык контент, яратмый төшерелгән фильмнар белән җәфалый, - дип сөйләде Шигина. – Хәтта шундый фильм бар, «Нелюбовь» дип атала... Каһарманнарыбыз турында фильм төшерергә, китап язарга, Донбасста яшәргә әзер булганнарга дәшәргә тиеш без хәзер. Мин шәхсән үзем, окопта утырып, алар турында язарга әзер...

Телеканал алып баручылары күңел ачу контенты белән генә мавыкмасыннар, безне дә, ниһаять, күрсеннәр иде».

— Минем яшерер нәрсәм юк, мин барысын да ничек бар — шулай сөйлим. Минем өчен иң мөһиме – сүзләремне бозмасыннар, ә фикерләремне дөрес итеп җиткерсеннәр иде, — дип әңгәмә алдыннан кисәтеп куйды Олеся.

Путин белән очрашуга сайлап алу ничек узды?

— «Сайлап алу» дигән сүз сәер ишетелә. Шундук, безгә ниндидер кастинг оештырылган да, без чиратка тезелгәнбез һәм аерым параметрлар буенча сайлап алганнардыр кебек хис туа. Кемдер ябык, кемдер симез, матур, алай ук матур түгел, авылныкы, шәһәрнеке... Безне ничек сайлап алуларын мин белмим. Чынлап, белмим.

Анда ничек килеп эләгүләре турында башкалардан сорамадыгызмы?

— Башыма да килмәде. Үзем турында сөйлим. Мин һәрвакыт, Аллаһ мине шундый очрашуга китерер, дип уйлый идем. Миңа шулай тоела иде.

Шушы тәкъдим булгач, әздән генә урындыктан егылып төшмәдем, шулкадәр көтелмәгән булды. Ул кичне бик яхшы хәтерлим. Миңа Президент администрациясеннән шалтыраттылар: «Олеся Николаевна, сез кино төшерәсез, шигырьләр язасыз, фронтка булышасыз. Тормыш хәлегез гаять катлаулы. Путин белән очрашуга сез ничек карар идегез?»

Ни өчен нәкъ менә сезне күрергә теләүләре белән кызыксындыгызмы?

— Минем өчен бар да аңлаешлы иде. Беләсегез килсә, бу — минем эшчәнлегемә бәя. Чөнки мин бар эшне дә чын күңелдән эшлим. Ихластан, акчага түгел. Үз проектларымны үзем финанслыйм. Нинди үҗәт хезмәт, кайвакыт хәтта күз яшьләре аша үз дигәнебезгә ирешкәнне минем көрәштәшләрем генә белә. Миңа Дәүләт ярдәм итми, көчле кулым юк. Югыйсә үз иҗатымда мин традицион кыйммәтләрне, хоругви урынына күреп кадерләргә һәм алып барырга тиешле асыл рухиятыбызны яклап чыгам. Һәм минем өчен Владимир Владимирович янына җитди сөйләшүгә чакырылу – эшемнең лаеклы нәтиҗәсе.

Сезнең балаларыгыз ничәү?

— Өч кызым һәм улым. Тагын әле мин иремнең улын да тәрбиялим, ул безнең белән үсте. Димәк, барысы биш бала.

Улыгыз мобилизацияләндеме?

— Ул үз теләге белән китте. Аңа 20 яшь. Махсус хәрби операция башланганда ук үзе шулай сайлады. Ныклап әзерләнде. Үз язмышын үз кулларына алды.

Аның хәрби белгечлеккә катнашы бармы?

— Юк, без хәрбиләр гаиләсе түгел. Улым ашыгыч хезмәткә киткәч, өч ай үтүгә контрактка кул куйды. Без – Россияне, рус традицияләрен, һәм Явыз Иван белән Киев князьләреннән алып, Владимир Владимировичка кадәрге рус тарихын бик нык ярата торган гаилә.

Улыгыз сезнең белән киңәшләштеме?

— Бу карарга ул безне бер ай әзерләде, әмма улым өчен әни — ярдәм итүче, догада булучы, әмма күрсәткеч түгел. Ул – чын ир-ат, кечкенәдән үзен шундый итеп күрсәтте.

«Залда дошман тылында утырган кебек утырдык»

Очрашуда катнашкан хатын-кызлар белән сез электән таныш идегезме?

— Юк, алдан мин аларның берсен дә белми идем. Без әзерлек этабында гына берничә мәртәбә күрештек.

Нинди әзерлек этабы?

— Хәтта фильм премьерасы алдыннан да никадәрле әзерлек этаплары үтә, үземне начар хис итә башлыйм. Ә монда дәүләтнең беренче кешесе белән очрашу. Нинди генә очракта да, президент белән очрашу алдыннан әзерлек этабы үтелергә тиешлегенә әллә сез шикләнәсезме? Мин анда үз иҗатым турында тәфсилләп сөйләдем, датасын сөйләштек.

Нинди сорау бирергә мөмкин, ә нинди – юк икәнлеге турында сезне алдан кисәттеләрме?

— Владимир Владимирович белән шәхсән ни турында сөйләшергә теләвемне сорадылар. Мин сораулардан озын исемлек төзедем. Һәм, әлбәттә, миңа бүлеп бирелгән 10 минут аз булды.

Һәр катнашучыга 10 минут бирделәрме?

— Хәтта азрак та вакыт бүлгәннәр иде. Әмма мин сыешмаячагыбызны аңладым. Владимир Владимировичның холкына хас булганча, ул һәрчак төгәлләштереп сорый, җавап реакциясен көтә. Безне регламентлы очрашу өчен әзерләделәр. Ә нәтиҗәдә, сөйләшү иркенрәк үтте.

 

Фото: © АР

Җыелган ханымнар үзләрен иркен хис иттеме?

— Сөйләшү дәрәҗәсен исәпкә алсак, барыбызга да җиңел генә булмады. Андый нәрсә көн дә булып тормый.

Ни өчен сезнең сораулар исемлегеннән мобилизацияләнгәннәр белән бернинди уртаклыгы булмаган кинофестивальләр турындагы теманы сайлап алдылар?

— Үземне борчыган сораулар спектрын ничек кенә яктыртып өлгерергә, бирелгән вакытка ничек сыешырга икәнен аңларга тырыштым мин. Әзме-күпме моны эшли алдым кебек. Мине борчыган бар нәрсәне мин үземнең кыска һәм ялкынлы чыгышыма салдым.

Әлбәттә, төп темам – ул кино. Мин бит үзем фронт линиясендә төшергән, проблемалар белән дә очрашкан кеше. Протекциясез, страховкасыз, яклаусыз эшләдем. Донбасска минем белән беркем дә бармады, бу минем үз теләгем белән кабул иткән карарым иде.

 

Фото: шәхси архивтан

Шуңа күрә бу очрашуда катнашуга лаек булдым. Мин патриотик кино, әдәбият язмышы өчен борчылам. Минем күзаллавымда патриотик әдәбият – ул тар маңгайлы, акылсыз, бер мәгънәле түгел. Ул – китап кибет киштәләрен тутырган түбән сыйфатлы әдәбият катламын тишеп чыгарга тиешле классик рус әдәбияты. Ул фильмнарга да, поэзиягә дә һәм калган барысына да кагыла.

Сез «Артдокфест» һәм «Кинотавр»ның инде ничә еллар Россиядәге яратмау турындагы фильмнар белән кешеләрне газаплавы турында әйттегез.

— Минем бу кинофестивальләр белән бәйле үз тарихым бар, шуңа бу теманы күтәрдем дә. Алай гына түгел, минем ни әйтәсемне берәү дә белмәде. Алдан программалаштырылган чыгышым юк иде. Либераль тарих чәчәк аткан хәзерге вакытта безнең патриотик тарих кысылган дип саныйм мин. Ләкин мин хәтта бу хакта да сөйләп томадым.

2016 елда «Кинотавр»га килдем. Анда «Ученик», «Зоология» фильмнары һәм Россиядә эш эзләүче үзбәк турында документаль кино бар иде. Минемчә, бу өч фильм да - чиста пропагандос. Бу, гомумән, нәрсә? Бу сәнгатьме? Һәм ни өчен моңа бөтен зал басып кул чапты? Бу тамашачылар – кемнәр алар? Мин залда үземне бөтенләй чит-ят дип хис иттем.

 

Фото: шәхси архивтан 

Сезгә фильмнарның берсе дә ошамадымы?

— Әгәр мин бу өч фильмның берсендә генә булса да, менә ул рус сәнгате, дигәнне тойсам иде, бәлки ул вакытта алай ук кәефем кырылмас иде. Гастарбайтер турындагы кино – сафсата, примитив пропагандалы тарих. Анда барысы ясалма, менә руслар нинди начар һәм гастарбайтерларны ничек кимсетәләр дигәнгә юнәлдерелгән. Нәрсә бу? Рухи кыйммәтләремә шундый турыдан-туры һөҗүм белән мин килешмим.

Ни өчен әле кинәт кенә кемдер «Кинотавр» фестивале бу изү астында булырга тиеш дип тапкан? Ә кызыл коверга эләгүчеләр ниндидер бәйлелектә кала. Шушыларның барысына хезмәт итә башлыйлар. «Кинотавр» белән тигез дәрәҗәдәге хет бер генә булса да патриотик фестивальне атагыз миңа! Юк андыйлар.

Шуңа ул фестивальләрне үткәрмәскә кирәкме?

— Мин президентка, бу фестивальләрне үткәрмәскә кирәк, дип әйтмәдем. Ни өчен алар ничә еллар чәчәк ата – миңа аңлашылмый, дидем. Ни өчен безгә альтернатива ясарга бирмәделәр? Ә без бар. Һәм без үзебезнең минималь акчабызга төшерәбез. Асылда, без тезләнгән. Ә безне акчада коенучы «пропагачы» һәм «ура-патриотлар» дип атыйлар. Бу бит дөрес түгел.

Патриотик кино өчен дә акча бүленә. Михалков шул рухтагы фильмнар төшерә.

— Бәлки яңа исемнәр дә калкып чыгар вакыт җиткәндер? Михалковның бит иҗади кризис башланырга да мөмкин. Ни генә булса да, без либераллар белән тигез шартларда түгел. Богомолов һәм аның кебекләрнең театрлары, акчалары бар, ә безнең берни дә юк. Шуңа күрә, мин Владимир Владимировичтан безне тигез шартларга куюын сорадым. Мин дә үземнеке булмаган акчага фильм төшерү мөмкинлегенә ия булырга телим. Фильм тудыру процессының күпмегә төшкәнен беләсезме сез? Дәүләт безне ишетсен һәм якласын иде.

Путин ни дип җавап бирде?

— Болар бик мөһим сүзләр икәнен, һәм минем теләкләремне искә алачагын әйтте. Нинди дә булса хәрәкәт булыр дип бик өметләнәм.

Ул хатын-кызларның бар сорауларын да язып бардымы?

— Мин аның белән рәттән утырдым, һәм аның конкрет йөкләмәләр язганын күрдем.

Президенты Виталий Манский булган «Артдокфест» авторлык документаль фильмнар фестивале кай ягы белән күңелегезгә ярамый?

— Менә тагын, ни өчен сез миннән «Лучезарный ангел» хәйрия кинофестивале турында түгел, ә минем өчен чит ил агенты булган Манский турында сорыйсыз?

Чөнки нәкъ менә Манский 2017 елда сезнең фильмны үз «Артдокфест»ында күрсәтте.

— Әйе. Бу минем биниһая зур җиңүем. Минем фильмда кечкенә генә эпизод бар, исерек егет: «Владимир Владимирович, кайчан соң сез безгә нормаль тормыш ясыйсыз?» – дип сорый, һәм аларга шушы эпизодның җитүен мин аңлый идем. Күрәсең, шушы бердәнбер эпизод монастырь башлыгының искиткеч сүзләрен дә, фильмда катнашкан бөтен илле кеше сүзен дә уздырган. Рус җаны турындагы минем фильмым, гомумән алганда, безнең проблемалар турында. Һәм бүген бара торган хәлләрнең күбесе турында бу картина алдан әйткән иде.

Шулай да, фильмыгызны күрсәткән өчен ул вакытта сез Манскийга рәхмәтле идегезме?

— Манский белән баррикаданың икебез ике ягында торганлыгын мин бик яхшы белә идем. Ул Россияне җимерү өчен эшли, ә мин - төзү өчен.

Хәтерлим, автордашым белән «Артдокфест»ка килдек. Анда террорчылыкта шикләнелгән Олег Сенцов турындагы кино фильм-ачыш буларак табылды. Түбән сыйфатлы бу фильм сәгать тә кырык минут барды. Ул кадәр озак карау мөмкин түгел иде. Ул сәнгати яктан да, сәяси яктан да – кайсы яктан карасаң да — начар. Без залда дошман тылында утырган кебек утырдык.

Әгәр минем фильм ачыш булып табылса, Манский һич югы нинди дә булса чикләрдә Россияне саклап калырга уйлый, дип фикер йөртергә мөмкин булыр иде.

Сугышны җиңеп, «Артдокфест»ка үтеп керә алуыма мин шат идем. Суперлибераль фестивальдә минем фильмымны күрсәтүләре – минем җиңүем ул. Ләкин аны безнең илдә ни дә булса үзгәртү өчен күрсәтмәделәр. Менә бәла кайда. «Артдокфест»ны ясаучы кешеләрнең Россиягә карата тудыру-төзү функциясе юк.

Аңлыйсызмы инде, президентка чакырулары һәм аның белән сөйләшүем ни өчен минем чынлап та хезмәт куеп алган уңышым, бонус икәнлеген?

 

Фото: шәхси архивтан

— Минемчә, ул фестивальдә күп лаеклы фильмнар күрсәттеләр.

— Мин сезгә Манскийның озак еллар буена бал белән идарә итүен, һәм үзен идарә итүче түгел дип кылануын аңлатмакчы булам. Роднянский (РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агенты дип табылды), Серебенников кебек үк. Манский алтын-көмештә коенды, киносферада бал-май эчендә йөзде. Ә Россия бәхете өчен эшләргә, фильмнар төшерергә теләүчеләрнең андый мөмкинлеге булмады. Тигез мөмкинлекләр турында бернинди сүз дә була алмый.

«Солдат аналары комитеты»н чит ил агенты дип саныйм»

Путинга әйләнеп кайтыйк әле. Ни өчен президент янәшәсенә нәкъ менә сезне утырттылар?

— Бу минем үземне дә гаҗәпкә калдырды һәм шатландырды. Минем тормышым Аллаһ кушканча барадыр, мөгаен, бу – Аллаһның тәкъдиредер. Минем батюшкаларым: «Олеся, син бит ихласлык яклы. Сине анда яклаучы итеп кемдер билгеләгән», — дигән иделәр. Бу – батюшкалар версиясе, минеке түгел.

Путинны тере килеш сезнең беренче мәртәбә күрүегез идеме?

— Әйе.

Җыелган ханымнарның барысының да балалары хәби хәрәкәт зонасында түгелләр. Мисалга, Нина Пшеничкинаның улы әле 2019 елда ук, махсус хәрби операция башланганчы ук һәлак булган. Ул ханым анда ничек эләккән?

— Нәкъ шушы хатынның тарихы – тәэсирле. Сезнең өчен аның малае ниндидер башка вакытта үлгән. Ә минем өчен — Россия тарихы өзлексез. Мин берни хакына да Сталин, Ленин, Николай II, Александр Невскийдан, Суворовтан баш тартмаячакмын. Бары тик Ельцин һәм Горбачевны гына кабул итү авыр миңа. Әмма аларны да ничектер кабул итәгә туры килә.

Мәйдан – минем шәхси трагедиям. Одессада кешеләрне яндырдылар – бу минем дә хәсрәт. Ул чакта мин «Россия, Украина, Белоруссия» дигән поэмамны яздым. Бу вакыйгалар барысы да аерылгысыз, алар өч өлештән торган Русь турында.

Пшеничкинаның улы да өч өлешле Русь, бердәм һәм бүленмәс славян дәүләте өчен үлгән, һәм аның кайчан булуы әһәмиятле түгел. Ул батырлык кылган. Әнисе улын төшләрендә күрүе, аның белән сөйләшүе турында сөйләде. Беләсезме, очрашу вакытында Пшеничкина ничә мәртәбә елады?

Очрашу алдыннан ул, әгәр Путиннан шәхсән нәрсәдер сорау форсаты булса, Луганскида фатир сорарга теләвен әйткән иде. Чөнки туктаусыз атышлар бара торган фронт линиясендә яши. Ә аның тыныч яшисе килә. Ләкин ул сорамады. Чөнки аның өчен хәрби операциядә катнашучы егетләрнең язмышы мөһимрәк.

Ничек уйлыйсыз, ни өчен очрашуга «Солдат аналары комитеты» яки «Аналар һәм хатыннар советы»н чакырмаганнар? Алар бу турыда сораган иде бит.

— Минем өчен «Солдат аналары комитеты» – чит ил агенты. Ватанны саклау дигән һөнәр барлыгы, ир-ат – ул сугышчы, дигән төшенчәләрне юкка чыгару белән шөгыльләнә алар. Алар өчен бөтен малайлар да колакка кадәр тартып колготки кияргә тиеш, аларны итәк астында гына тоту кирәк, алар белән бергә еларга һәм конфет белән сыйларга кирәк. Дәүләт алай төзелми. Шуңа күрә минем бу комитет белән юлларым бер түгел. Үз улымны мин башкача үстердем.

Ә «Солдат әниләре союзы» дигән яңа оешма нинди паника тарата? Улын Ватанны сакларга җибәргән ана паника таратыр дип ышанмыйм. Чөнки теләсә нинди паника да аның Аллаһ белән үлем арасындагы улына зыян сала. Шуңа күрә мин бу комитетларга ышанмыйм.

Күптән түгел бу хатыннарның Питерда «Украина белән тыныч сөйләшүләр башлагыз!» дигән лозунг белән чыгулары мине аптырашка калдырды. Бу – Манскийның сәясиләштерелгән лозунгы. Ана кеше андый лозунг белән чыга алмый. Кемдер аңа аны тоттырган.

— Ни өчен әле тоттырганнар дип уйлыйсыз?

— Без сезнең белән бу дөньяга кичә генә килмәгән, политтехнологиянең нәрсә икәнен беләбез. Аллага шөкер, хәзер «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты»н оештыру инициативасы барлыкка килде. Бу ният турында мин үземнең телеграм-каналымда яздым. Ә 7 мартта мөмкинлегем булган бөтен ресурслар аша хатымны публикацияләдем, президентка якын кешеләргә тапшырдым. Ул махсус хәрби операция шартларында бик тә зарури мәгълүмати яклау кертү турында. Сүз уңаеннан, бәлки мине президентка шуның өчен чакырганнардыр?

Ул хатта «Солдат аналары комитеты» - ул чит ил агенты, дигән графа бар иде. Мин моңа күптән ышандым инде. Аларның нинди эшчәнлек алып барганнарын күрәм. Минем улым ашыгыч хезмәттә вакытта, әти-әниләр чатына, әйдәгез, балаларыбызны коткарыйк, дигән язуларны бомба урынына яудырдылар. Әле хәрби операция башланмаган, ә алар инде улларыбызны атышка җибәрмәсеннәр дип коткара башлады.

Әгәр атышка җибәрмиләр икән, солдат ничек туган илен якласын соң? Шушыннан соң, чит ил агенты булмыйча, кемнәр соң алар? Алар егетләр армиядә булки ашарга һәм яка үтүкләргә тиеш дип саныйлар. «Солдат аналары комитеты» менә нәрсә эшләде! Бу сугышка сәләтле армияне юкка чыгару дип атала.

«Чиновник ханымнар президент белән бер өстәл артында утыру хокукына ия»

— Путин сезгә соңга калдымы?

— Әйе, бу президент өчен нормаль күренеш. Безнең өчен күңелле көтү сәгатьләре булды ул. Кофе эчтек, аралаштык, елашып алдык, көлештек, бәхәсләштек.

— Сакчылар күп идеме?

— Бар да бик гади булуына аптырадым мин. Хәрбиләштерелгән сакчылар, супертикшерү булыр дип уйлаган идем. Һич тә алай түгел. Безне автобуста алып килделәр, сумкаларны карадылар, берәүне дә тентемәделәр. Бернинди жандарм күзләрен дә сизмәдем. «Артдокфест»тагы кебек үк. Без үзебезне бик иркен хис иттек.

— Нинди дә булса күрсәтмәләр бирделәрме?

— Кызлар, игътибарыгызны туплагыз, шәхси тарихыгызга артык чуммагыз, үтенечегезне төгәл итеп формалаштырыгыз һәм солдатлар өчен нинди дә булса мөһим нәрсә сорагыз, диделәр.

— Очрашу күпме дәвам итте?

— Башта безгә, очрашу бер сәгатькә планлаштырылган, дигәннәр иде, нәтиҗәдә, ул 2-2,5 сәгать барды.

— Чәй, баллы тәм-томга һәм җиләк-җимешләргә беркем дә кагылмавын искәрдем. Ни өчен?

— Янәшәңдә президент утырганда, ашап утыру мөмкин түгел. Соңыннан искә төшереп утырдык: безнең барыбызның да җиләк ашыйсы килгән иде, печеньега минем артык исем китмәде. Әле хәзер дә, җиләкләр салынган вазаны үзем белән аласы калгандыр бәлки, дип уйлыйм. Кая инде... Очрашу ахырында әле Владимир Владимирович барыбызны да кочаклый, үбә башлады. Әлбәттә, без җиләкләр турында оныттык.

— Ул, чынлап та, барыгызны да кочаклап үптеме?

— Чечен хатыныннан башка барыбызны да. Аларга чит ирләр кагылырга тиеш түгел икән. Ул бу турыда кисәткән иде.

— Путин әңгәмә вакытында дулкынлана кебек тоелмадымы сезгә?

— Мин анда дулкынлану түгел, эчке хәсрәт тойдым. Сөйләшү авыр булды. Соңыннан, очрашуга ялган хатыннар җыелган, дип язганнарын күргәч, аптырадым. Улыгызны фронтка озатыгыз да, үзегезне шулай итеп куегыз әйдә! Безнең арада улы хәрби операция дә катнашмаган бер генә ана да юк иде. Ә Пшеничкина — үзе хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, чөнки ул фронт линиясендә яши.

— Сезнең барыгыз бергә җыелып «Подмосковные вечера» җырын башкаруыгыз турында сюжетлар да таралды. Сездән аны журналистлар үтендеме?

— Юк. Президент белән очрашудан соң Кремльгә киттек, монысы – күңелгә хуш килгән бонус иде. Без рөхсәт булмаган урыннарда йөрдек. Бер залда фортепиано тора иде. Кызларыбызның берсе – ак якалы матур күлмәк кигәне уйнарга рөхсәт сорады. Соңыннан бергәләп «Подмосковные вечера» җырын җырларга тәкъдим итте. Минем өчен җырлау – үзе бер рәхәтлек, бигрәк тә Кремльдә. Бу бит искиткеч!

 

Фото: шәхси архивтан 

Очрашуга гади кешеләр түгел, чиновник ханымнар җыелуына Интернет челтәрләреннән файдаланучыларның ачуы килгән. Бу хакта ни әйтерсез?

— Бу чиновник ханымнарның Путин белән бер өстәл артында утырырга хакы бар. Әгәр чиновник ханым улын фронтка озаткан, һәм ул анда һәлак булган икән, аңа гомер буе шушы хәсрәт белән яшисе. Әгәр бездә бөтен чиновниклар да шундый булса, илебез башка булыр иде. Җыелган бөтен аналар да геройлар тәрбияләгән. Алар — үз урыннарында. Бу ханымнар сынау үткән. Бетте.

Очрашудагы аналар арасында балалары махсус операциядә үлгән аналар да бар идеме?

— Әйе, өч кеше. Бер хатынның алты баласы бар, икесе – шунда, икесен тагын алалар. Болар лаеклы ханымнар түгелмени? Ә аларны чиновниклар дип атадылар. Һәркайсының үз кайгысы, алар проблемаларны белә, шуңа күрә очрашу номенклатур булмады.

 

Фото: шәхси архивтан

Чарадан соң нинди хис-тойгылар кичердегез?

— Минемчә, һәр россияле, аның яклымы ул, әллә каршымы, әмма көн саен белән президент белән диалог кора, бу — 100 процент! Ә менә үзен күреп сөйләшү мөмкинлеге – күктән иңгән бүләк дип әйтсәң дә була.

Бу илдә минем тавыш бирү хокукым бар, мине монда ишетәләр, минем иҗатымны күрәләр, бәялиләр – мин шуны аңладым. Әлбәттә, бөтен сорауларны да күтәрер өчен президент белән никадәр очрашу да җитмәс. Күз алдына китерәсезме, аның белән күпме әйбер хакында сөйләшәсе килә.

Мин барын да әйтеп бетерә алмадым кебек хис калды миндә, тагын сөйлисе һәм аны тыңлыйсы иде. Бәлки, камералардан башка безгә кешечә сөйләшү мөмкинлеге булыр иде. Мөгаен, анысы алдагы этаптыр.

Президент кабат барыгызны бергә җыяр микән, ничек уйлыйсыз?

— Мөгаен, ул эшебезнең сыйфатыннан торадыр. Әгәр президентка процессларны үле ноктадан кузгатырга булыша алабыз икән, нигә җыймаска?

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100