news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак

Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак

news_top
Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак
РФ президенты Владимир Путин белән туры элемтә 20 июньдә 12:00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә рәсми Кремль.

Бу Владимир Путин уздыра торган туры элемтәнең унҗиденчесе. "Ил башлыгы халыкны кызыксындырган иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади сорауларга җавап бирәчәк", - диелә хәбәрдә. 

Президентка сорауларны СМС, ММС, «ВКонтакте», «Одноклассники» аша җавап бирәчәк. Шулай ук "Москва-Путину" һәм "ОК Live" программаларын кулланучылар студия белән видеоэлемтәгә чыга алачак. 

Туры элемтәне «Первый», «Россия 1», «Россия 24», «НТВ», «ОТР», «МИР» телеканалларында,«Маяк», «Вести FM», «Радио России» радиостанцияләренең сайтларында карап булачак.

Былтыр туры элемтә 7 июньдә узган иде. Президент алдагы еллардагыдан үзгә форматта аралашты: студиядә тамашачылар юк иде, ә туры элемтәдә губернаторлар һәм хөкүмәт җитәкчеләре катнашты. Владимир Путин аларга конференция барышында әйтелгән сорауларны юллады. Былтыргы туры элемтә иң аз каралганы булып чыкты. Президент 79 сорауга җавап бирде.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар