Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Азәрбайҗан очкычы һәлакәте өчен Илһам Алиевтан гафу үтенде

news_top_970_100
Путин Азәрбайҗан очкычы һәлакәте өчен Илһам Алиевтан гафу үтенде

Россия күгендә Азәрбайҗан очкычы һәлакәткә юлыгу сәбәпле, Россия президенты Владимир Путин Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевка гафу үтенү сүзләрен җиткерде. Бу хакта Россия президентының матбугат үзәге хәбәр итә, дип яза «РИА Новости».

Ике ил җитәкчесе «Азәрбайҗан һава юллары» авиакомпаниясе очкычының 25 декабрьдә Казахстанның Актау шәһәре янында һәлакәткә юлыгуы хакында сөйләшкән. Владимир Путин бу фаҗиганең Россия күгендә булуы уңаеннан, Алиевка гафу үтенү сүзләре җиткергән. Ул шулай ук һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашканын, хастаханәдә ятканнарның тиз арада савыгуларын теләвен әйткән.

Бакудан Грозныйга очкан «Embraer-190» самолеты Каспий диңгезенең икенче ягында – Актау янында җиргә төшә, аңа ут каба, андагы 69 пассажир һәм экипаж әгъзаларыннан 5 кешенең 29ы исән кала. Росавиация башта, очкыч кошларга бәрелгән, шул сәбәпле Актауга киткән, дип аңлаткан иде. Азәрбайҗанның цифрлы үсеш һәм транспорт министры Рашад Нәбиев, һәлакәт сәбәбе – «тышкы тәэсир», дип атады. Аның әйтүенчә, пассажирлар да, экипаж да Грозный өстеннән очканда шартлау ишеткән.

Росавиация белдерүенчә, фаҗига булган көнне вазгыять бик катлаулы булган: Грозный һәм Владикавказга украинаның дроннары һөҗүм иткән, шул сәбәпле, һава аланында «Ковер» режимы кертелә, очкычлар кабул ителми. Өстәвенә, Грозныйда ул көнне томанлы була. Очкыч командиры 2 тапкыр Грозныйга утырмакчы булып карый, аннары Актау аэропортына утырырга дигән карарга килә. Шәһәрдән 3 километр ераклыкта ул җиргә төшә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100