Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 10 мең сум август аенда бирелә

Бернинди белешмә дә җыярга кирәкми, гариза гына бирергә кирәк булачак.

news_top_970_100
6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 10 мең сум август аенда бирелә
Кремлин.ру

Россия президенты Владимир Путин 2021 елда 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә август аенда 10 мең сум акча бирүне Хөкүмәткә йөкләде.

Владимир Путин бу хакта еллык юлласында әйткән иде.

Август аенда бу акча мәктәп яшендәге балалары булган 17 миллион гаиләгә түләнәчәк. Бернинди белешмә дә җыярга кирәкми, былтыр пандемия вакытында акча алган кебек үк, дәүләт хезмәтләре порталында гариза гына бирергә кирәк.

Юллама вакытында һәр балага унышар мең сум дигән яңалык таралган иде. Рәсми Кремль сайтында «гаиләгә» 10 мең сум бирү турында сүз бара. Берничә бала булган гаилә дә, бер бала булганы да 10 мең ала дип аңларга кирәкме - бу хакта аңлатма әлегә бирелмәде. "Госуслуги" сайтында гариза бирү мөмкинлеге якын арада булдырылачак, дип яза рәсми мәгълүмат чаралары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100