news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин алты яшьлек авыру баланы үпкән — видео

Алты яшьлек Савелий, Путинны күреп, «Сез — президентмы?» дип сораган.

news_top
Путин алты яшьлек авыру баланы үпкән — видео
Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Морозов хастаханәсенең яңа корпусына барган.  Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
  • Бу хастаханә - балалар инсультын дәвалый торган Россиядә бердәнбер үзәк. 
Алты яшьлек Савелий, Путинны күреп, «Сез — президентмы?» дип сораган. 

 
Савелийга бөерен күчереп утыртканнар. Ул бик катлаулы процедуралар уза.

«Түз инде, син - яхшы малай. Дәваланырга кирәк, кадерлем минем. Шуннан соң өйгә кайтырсың», — дигән Владимир Путин нәни пациентны юатып.

Малай югалып калмаган: «Җәяү кайтып булмый, самолет кирәк».

Президент бала һәм аның ата-анасы белән бераз аралашканнан соң, китеп барышлый, баланың башыннан үпкән.

«Мине иң баш президент үпте. Әни, сине үпмәде», — дип көлгән нәни Савелий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар