news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин алма дефицит булуы турында белдерде

news_top
Путин алма дефицит булуы турында белдерде
Фото: kremlin.ru

Россиядә алма дефициты бар, илдә бу юнәлешне үстерү кирәклеге бар, диде Россия президенты Владимир Путин Төньяк Осетия-Алания башлыгы Сергей Меняйло белән очрашуда.

Осетия җитәкчесе үз республикаларында иң зур алма бакчалары булуын әйткән – аларның мәйданы 1500 гектар.

«Барыбер дефицит, үсәр юнәлеш бар», – диде Владимир Путин. «Былтыр без беренче тапкыр груша утырттык, анысы да бездә юк», – дигән Осетия башлыгы.

Быел алма дефициты булу сәбәпле, быел 50-70 процент бакчаларда уңыш булмады. Шул сәбәпле, Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Төньяк Кореядан алма кайтарту ихтималы турында әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар