Путин: «Гаскәрләр белән идарә итүне үз эшем дип санамыйм»
РФ президенты Владимир Путин Африка илләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе уздырды. Анда ул Украина турында да сөйләде. Очрашуда Владимир Путин әйткән төп фикерләрне җиткерәбез.
Алга ияртеп барырдай аваз һәм Калашников автоматы нәтиҗәле – бар да Африка илләрен азат итүдә Мәскәүнең ролен хәтерли.
Африканың потенциалы бик зур, Африка – табигый ресурслар сандыгы.
Африка илләре ярлы, әмма анда прогресс тиз бара. Африка илләре терроризмнан каза күрә.
Африка илләре хәйрия сорамый, берсе дә турыдан-туры сорамады. Ике як өчен дә файдалы ысуллар табарга тырышалар.
Африка безгә дустанә мөнәсәбәттә.
Африка белән хезмәттәшлек Россия өчен файдалы.
Африка Украинага яхшы мөнәсәбәттә.
Украина буенча тынычлык планы һәм ашлык килешүе бер-берсенә бәйле түгел.
Россия Украинадан балаларны урлый, имеш, дигән әйбер – күпертелгән, чынлыкта балалар йортларындагы балаларны коткару омтылышы булды.
Безгә аталар икән, без утны туктата алмыйбыз бит.
Россия тынычлык килешүе турында сөйләшүләрдән баш тартмады.
Гаскәрләр белән идарә итүне үз эшем дип санамыйм.
Алгы сызыктагы хәлләр турында сәгать саен яңалык алып булмый, чөнки махсус элемтә кулланырга кирәк.
Украина хәрби көчләре зур югалтуларга дучар булды.
Генерал Мордвичев участогында гаскәрләр каршы гына торып калмый, һөҗүм дә итә.
4 июньнән Украина 415 танк югалтты, техниканың 2/3се – чит илнеке.
Башта безнең таләпләрне үтәгез, аннары ашлык килешүенә әйләнеп кайтырбыз.
Без бодай сату буенча лидерлар булып кала бирәбез.
Россия ашлык килешүеннән чыккач, ашлыкка бәяләр артты, безнең табыш арта, бер өлешен Африка илләре белән бүлешәбез. Африка илләренә бушлай ашлык 3-4 ай эчендә бирелә башлаячак.
Фронтта 2 көн элекке кебек актив хәрәкәтләр юк, әмма ВСУның югалтулары зур кала бирә.
Көнбатышның хаталары аркасында энергетикага бәяләр артты, махсус операция аркасында түгел.
Россия һәм АКШ хәрбиләренең конфликтын беркем дә теләми.
Кешеләр әйткән сүзләре өчен утыра. Бу – нормаль хәлме? Бу – 1937 ел түгелме, дигән сорауга җавап:
2023 ел һәм Россия күрше ил белән хәрби конфликтка. Минемчә, илгә эчтән зыян салучы кешеләргә аерым мөнәсәбәт булырга тиеш. Сезнең кем турында әйткәнегезне, дөресен генә әйткәндә, белмим. Аларның нәрсә эшләгәнен, аларга ни эшләгәннәрен белмим.
Мариупольдә әсир төшеп, кире Украинага кайтмак шарты белән Төркиягә җибәрелгән хәрбиләрнең (тыелган «Азов» турында сүз бара) Украинага кайтуы турында:
Әйе, Төркия белән килешү булган иде. Башка комментарийлар булмаячак.
«Азов»тагыларны без үзебезнең очучыларга алыштырдык. Безгә кирәк булганда, моны эшләргә кирәк.
БРИКС илләре саммитына бармау турында:
Мин БРИКС илләрендәге коллегаларым белән элемтәдә, саммитта булуым монда булуга караганда әһәмиятлерәк дип уйламыйм.
Украина үзбилгеләнү тели, әмма нигә моны неонацизмда эзләргә?
Кырым күперен саклау буенча техник тәкъдимнәр кабул ителде. Бу тәкъдимнәр тормышка аша, сез аларны күрерсез.
Россия Кырым күперенә һөҗүм итү максатыннан кулланылган дроннар ясала торган урыннарга ракета һөҗүмнәр ясады.
Озакламый Украинада эшләр кеше калмый, бар да мобилизацияләнгән. Украинаның мобилизацион ресурсы саега, бетә.
Украинаның иминлегенә куркыныч яный, Россиягә – юк. Украинаның көнбатышы Польшага китәргә мөмкин. Эшләр шуңа таба бара.
Каян көч аласыз, дигән сорауга:
Бу – биология, бабалардан.
Саммиттан соң ял итәсезме, дигән сорауга:
Әлегә планлаштырмыйм.