Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин 3 Европа иле башлыгын гына Яңа ел белән котлаган (Кайсы илләр дип уйлыйсыз?)

news_top_970_100
Путин 3 Европа иле башлыгын гына Яңа ел белән котлаган (Кайсы илләр дип уйлыйсыз?)
Фото: kremlin.ru

Россия президенты Владимир Путин 3 Европа иле лидерын гына Яңа ел белән котлаган. Алар – Сербия президенты Александр Вучич, Венгрия премьеры Виктор Орбан һәм Рим папасы Франциск (ул бер үк вакытта Ватикан иленең башлыгы булып та санала).

Путин шулай ук Франциянең элекке президенты Саркози һәм Германиянең элекке премьеры Шредерны да котлаган.

Венгрия президентына Путин «катлаулы халыкара мөнәсәбәтләр булуга карамастан илләр арасында уңай динамика сакланып калды», дигән. Венгрия – Европа берлеге илләре арасында Россиягә уңай мөнәсәбәттә калган ил, Орбан әледән әле Украинада яшәүче венгрларны кысуда Киевны гаепли. Сербия – Россиянең тарихи дус дәүләте. Вучичка Путин мөнәсәбәтләрнең «конструктив үсештә» булуын язган, Рим Папасына аның «гуманизм һәм гаделлек тарафдары» булуын әйткән. Рим папасы католикларның Раштуасында «сугыш логикасыннан» китәргә өндәде.

Путин котлавын алган калган сәясәтчеләр – Кытай башлыгы Си Цзиньпин, Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Казахстан президенты Касыйм-Жомарт Токаев, Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиев, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев, Төрекмәнстан президенты Сердар Бердымөхәммәтов, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон, Кыргызстан президенты Садыр Жапаров, Әрмәнстан президенты Ваанг Хачатурян, премьер Никол Пашинян), Сүрия президентя Бәшар Асад, Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган.

Котлау алган башка дәүләт башлыклары: Көньяк Африка республикасы – Сирил Рамафоса, Бразилия – Луис Лула да Силва, Венесуэла – Николас Мадуро, Никарагуа – Даниэль Ортега, Лаос – Тхонглун Сисулит, Боливия – Луис Арсе, Куба – Мигель Диас-Канель Бермудес, Һиндстан – Драупади Мурму (премьер-министр Нарендра Моди), Вьетнам –Во Ван Тхыонг, Көньяк Осетия – Алан Гаглоев, Абхазия – Аслан Бжания. Шулай ук кайбер элекке җитәкчеләр дә тәбрикләнгән: Нурсолтан Назарбаев (Казахстан), Серж Саргсян һәм Роберт Кочарян (Әрмәнстан), Гурбангулы Бердымөхәммәтов (Төрекмәнстан), Рауль Кастро (Куба), Нгуен Фу Чонг (Вьетнам).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100