Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путинның 2024 ел котлавы: «Без чигенмибез»

news_top_970_100
Путинның 2024 ел котлавы: «Без чигенмибез»

Владимир Путин 2024 елдагы теләкләрендә хәрбиләрне аерым котлады.

«Без үткән елда тырышып эшләдек», – диде президент һәм Россия халкын Ватан язмышы берләштергәненә басым ясады. «Уртак эш җәмгыятьне берләштерде», диде ул.

Президент хәрбиләргә аерым тукталды. «Бүген хәрбиләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Хәрби постта, гаделлек өчен көрәшнең беренче чигендә торучыларга. Сез – безнең геройлар. Безнең йөрәкләребез сезнең белән. Без сезнең белән горурланабыз, сезнең батырлыгыгызга сокланабыз. Сез хәзер якыннарыгызның мәхәбәтен, миллионлаган гражданнарның яклавын сизәсез. Без иң катлаулы бурычларны чишә алачагыбызны исбатладык һәм без беркайда да чигенмибез. Чөнки безне тарката, аталарыбыз хәтерен оныттыра алырлык көч юк

Кадерле дуслар, теләсә кайчан Яңа елны каршылау – ул якты өметләр, якыннарны куандыру теләге. 2024 ел – Гаилә елы дип игълан ителде, ә чын гаилә – ул балалар үскән, игътибар, күңел җылысы, ата-аналар кайгыртуы, үзара хөрмәт булган гаилә. Нәкъ менә шундый туганлыктан Ватанга тугрылык барлыкка килә

Яңа елда һәр гаиләгә иң яхшы теләкләр телим. Ватан язмышын Россиянең күп милләтле халкы булдыра. Без – бер ил, без гаилә. Без Ватанның үсешен тәэмин итәбез. Без – бергә. Бу – Россиянең киләчәге нигезе. Яңа ел белән!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100