Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин: 2023 елда хезмәт хакы артырга тиеш

news_top_970_100
Путин: 2023 елда хезмәт хакы артырга тиеш
"Татар-информ" архивы

2023 ел йомгаклары буенча, Россия хакимияте халыкның хезмәт хакы 3-5 процентка артыр дип көтә. Бу хакта Президент Владимир Путин «Тулажелдормаш» заводы эшчеләре белән очрашуда әйтте. Халыкның реаль кеременең үсеше 2-3 процентны тәшкил итәргә тиеш. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

«Әйе, бәяләр арта, ә хезмәт хаклары әллә ни түгел. Аңлашыла. Бу – иң төп мәсьәлә. Бөтен ил өчен, һәр эшче кеше өчен бу – иң мөһим мәсьәлә: матди хәл, керем күләме. Һәм бу бурычны хәл итү дәүләт өчен мөһим булып тора», –диде дәүләт башлыгы, оешма хезмәткәре Александр Казаковның соравына җавап биреп.

Президент, 2022 елда илдә инфляция 17 процентка кадәр менде, дип әйтте. Хезмәт хаклары «бу күрсәткеч артыннан өлгермәгән».

2022 ел ахыры – 2023 ел башында күрсәткечләр әкренләп тигезләшә башлаган. Реаль хезмәт хаклары 0,3 – 0,6 процентка күтәрелә башлаган. Реаль керем якынча 0,9 процентка арткан.

«Бездә, билгеле булганча, хәзер эшсезлекнең тарихи минималь күләме – 3,6 процент. Сүз уңаеннан, бу – хезмәт хакы дәрәҗәсен арттырырга тиешле тагын бер фактор, чөнки икътисадта квалификацияле кадрлар өчен көндәшлек бара. Ягъни, эш урыны өчен түгел, эшче өчен көрәш бара», – диде президент эшчеләргә.

Санкцияләр озак дәвам итәчәк, шуңа күрә импортка алмаш табу белән шөгыльләнергә кирәк, дип саный Владимир Путин. Бу – «илнең суверен үсешенә» ирешергә ярдәм итәр, дип өметләнә президент.

ЖКХ бәяләре артмаячак, дип ышандыра Путин.

ЖКХ тарифлары индексациясе бары тик 2024 елның маенда гына булачак, шуңа күрә шушы вакытка кадәр тарифларда җитди үзгәрешләр булмаска тиеш, диде Владимир Путин.

Президент, шәһәр транспортында йөрү бәясе артырга мөмкин, диде. «Әйе, шәһәр транспортында йөрү бәясе, әлбәттә, арта. Әгәр транспортны яңартырга телибез икән – бу котылгысыз», – диде Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100