Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пурявирсингх Зәлиягә өйләнергә теләгән булган, ләкин аны чәнчеп үтергән

news_top_970_100

Маврикиядә югалган Россия гражданкасы үле килеш табылган. Әлеге җинаятьтә шикләнеп, шундагы кеше тоткарланган, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

17 августта 29 яшьлек Зәлия Шәмигулова үзенең танышы белән урамга чыгып китә. Шуннан соң аны беркем дә күрмәгән. Икенче көнне Зәлиянең туганнары чаң суга башлый, Россия илчелегенә һәм җирле полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Берничә көннән соң кызны Вакоа-Феникс шәһәрендә үле килеш табалар. Аның тәнендә күп санлы пычак эзләре була, аны Ля-Мари районында күмеп куйган булалар. Озакламый, үтерүдә шикләнелгән кешене дә тоткарлыйлар, ул күрсәтмәләр биргән инде. Ә кызның мәетен табарга 1 көн кала, аның туганнарына «Зәлия үзе юкка чыгарга теләгән, һәм аны эзләргә кирәкми» дигән хәбәр килә.

Җирле полициядә тоткарланган кешенең шәхесен ачыклаганнар. Бу – Маврикия республикасының Катр-Борн шәһәрендә яшәүче, компьютер инженеры булып эшләүче Пурявирсингх исемле кеше булып чыга. Сорау алган вакытта ул Зәлияне күптән белүен һәм аңа өйләнергә теләвен сөйләгән. Ир ышандырганча, ул Зәлиянең үзенә хыянәт иткәнен белгән һәм талашкан вакытта аны үтергән.

Зәлия Башкортстанда туып-үскән, Чиләбе университетында укыткан, читтән торып карьера консультанты булып та эшләгән. Ул Маврикия утрауларына иптәш кызы белән июнь аенда ук килгән һәм сентябрьгә өенә кайтырга планлаштырган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100