Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Пумаланы тешләре белән кысып картиналар ясый": Чаллыда яшәүче инвалид рәссам дус кызы янына Казахстанга бару өчен эшләрен сатарга уйлаган

Яр Чаллыда яшәүче 36 яшьлек рәссам Ренат Мусин пумаланы тешләре белән тотып картиналар ясый. Ир-ат ДЦП белән авырый. Аның куллары һәм аяклары параличланган. Ләкин бу аңа иҗат белән шөгыльләнергә комачауламый. Рәссамның коллекциясендә 30дан артык картина бар. Ул Казахстанга дус кызы янына бару өчен аларның кайберләрен сатарга уйлый.

news_top_970_100
"Пумаланы тешләре белән кысып картиналар ясый": Чаллыда яшәүче инвалид рәссам дус кызы янына Казахстанга бару өчен эшләрен сатарга уйлаган

Ренат Мусин – Нәкыя Мусинаның олы улы. Бала тапкан вакытта табиблар хата җибәрә, ди ана, шуңа сабые ДЦПлы булып туа.

Бала өйдә укыган. Әни кеше укытучыларның малайны укытуга бик җитди каравын әйтә. Шуңа да ул мәктәпне өчлеләрсез тәмамлаган.

Ренатның рәсем ясау талантын Балалар мәрхәмәтлек орденында күреп алалар. Малайга 9 яшь булганда әти-әнисе аны монда шөгыльләнергә биргән була. Ренат башта табигый материаллардан аппликацияләр ясый. Соңрак укытучысы аның матур итеп рәсем ясавын күреп ала һәм сәләтен үстерергә ярдәм итә башлый.

“Укытучылар Ренат ясаган картиналарның матур һәм үзенчәлекле килеп чыгуына игътибар итә. Инде шул вакытта ук аның картиналарын төрле күргәзмәләргә алып баралар иде һәм ул призлы урыннар алды”, дип сөйләде рәссамның әнисе.

Шул вакыттан бирле Ренат Мусин рәсем ясау белән мавыга. Тора-бара “бизәүче рәссам” белгечлеге буенча училище тәмамлый. Хәзер рәссамның утыздан артык картинасы бар.

Иҗаттагы казанышлары өчен 2010 елда, Мәскәүдә “Филантроп” халыкара күргәзмәсендә Ренат Мусинга премия тапшыралар.

Хәзерге вакытта рәссам өендә мастер-класслар үткәрә. Аның эшләренә ихтыяҗ зур. Картиналарын төрле оешмалар, хәтта Татарстанның билгеле шәхесләре дә сатып ала. Мәсәлән, Ренат Мусинның бер картинасын Татарстанның беренче Президенты Миңтимер Шәймиев алган.

Ренат Мусин үз әсәрләрен үзенчәлекле ысул белән иҗат итә. Ул пумалаларны тешләре белән тотып яки башына махсус җайланма куеп ясый.

“Ренат картиналарын коры буяулар, гуашь, акварель белән ясый. Дөрес, ул майлы буяу белән ясауга өстенлек бирә. Шулай иткәндә картиналар матуррак һәм табигый килеп чыга дип әйтә”, - диде рәссамның әнисе.

Рәссам атнага берничә көн үзенең эш урынында уздыра. Калган вакытта ул спортзалга йөри һәм шашка уйный. Ир хәтта шашка турнирларында да катнашкан һәм призлы урыннар яулаган.

Ренат Мусинның әнисе улы хыялы турында да сөйләде. Үзенең иптәше белән бергә ул Казахстанга дус кызы Асель янына барырга тели. Алар өч ел таныш. Кайчандыр кыз алар белән күрше булып яшәгән һәм еш кына Ренат янына кунакка килгән.

“Улымны Асель белән дусты таныштырды. Шуннан бирле алар еш аралаша, языша башладылар. Соңрак ул Астанага китте. Һәм хәзер Ренат аның янына барып кайтырга хыяллана”, - дип сөйләде ханым.

Хәзер Ренат Мусин аукцион оештырып үзенең иң яраткан һәм уңышлы чыккан эшләрен сатуга куярга планлашытра. Картиналарны сатудан кергән акчага рәссам Казахстанга дус кызы янына барырга тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100