Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пульмонолог: «Дымлы һава ОРВИ симптомнарын җиңеләйтә»

Төнге ютәлнең сәбәбе нидә? Бала тимер акча йотканын ничек ачыкларга? Һавага дымлылык өстәгән җиһазның файдасы бармы? Балаларга ингаляция ничә яшьтән рөхсәт ителә? «Интертат» сорауларына Республика балалар клиник хастаханәсе пульмонологы Илдар Зиннәтуллин җавап бирә.

news_top_970_100
Пульмонолог: «Дымлы һава ОРВИ симптомнарын җиңеләйтә»
Салават Камалетдинов

Бүген нинди сулыш юллары авырулары бар?

Хроник һәм обструктив бронхит, пневмония (үпкәләрнең ялкынсынуы), альвеолит (иң кечкенә структур үпкә берәмлекләренең ялкынсынуы), плеврит (үпкә тышлыгының ялкынсынуы), ХОБЛ (хроник обструктив үпкә авыруы), бронхиаль астма, профессиональ авырулар һәм башкалар.

Шулай ук без диагноз куйган, әмма дәваламаган авырулар була. Мәсәлән, туберкулез белән фтизиатрга мөрәҗәгать итәргә, өске сулыш юллары авырулары белән – отоларингологка, үпкә яман шеш авыруы белән пульмонолог, онколог, хирург, химиотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пульмонологка түбәндәге симптомнар булганда, һичшиксез, күренергә кирәк:

  • туктаусыз ютәл сулыш җитмәү белән бергә булса;
  • озакка сузылган ютәл белән какырык бүленеп чыкса;
  • какырык белән үлек, кан, кан тамчылары, ал төстәге күбек бүленеп чыкса;
  • күкрәк турында көчле авырту булса;
  • ютәл вакытында температура күтәрелеп, сулыш кысылса;
  • көчсезлек күзәтелсә;
  • тир бүленеп чыкса;
  • буылу булса;
  • аеруча кич һәм төнлә көчәйгән ютәл;
  • билгеле бер шартларда (ис, тузан, һава температурасы үзгәргәндә) сулыш алу кыенлыгы.

Бүгенге көндә нинди ысул белән диагностика үткәрелә?

Мөмкинлекләр күп. Алар арасында:

  • Рентгенография и рентгеноскопия – нурланыш диагностикасының ике ысулы. Беренчесе –  үпкәләрнең статик рәсемен ясый, икенчесе – сулыш алу функциясен, кан тамырлары буенча контраст бүленешен бәяләргә мөмкинлек бирә.
  • Бронхоскопия  эндоскопик сурәтләү, бронхларның лайлалылыгын (слизистая) эчтән карарга, анализ өчен материал алырга, дару кертергә мөмкинлек бирә.
  • Компьютер томографиясе – үпкәне җентекләп төшерергә мөмкинлек бирә. Максаты – яман шеш, киста, абсцесс, үлекле җирләрне ачыклау.
  • Функциональ диагностика: пикфлуометрия (сулыш чыгару тизлеген бәяләү), спирометрия (сулыш алу күләмен һәм тизлеген бәяләү).

Бронхиаль астманы дәвалау никадәр алга китте?

Дозаланган ингаляторларның тулы сериясе эшләнде. Спрейдан башлап порошокларга кадәр. Аннары иммун терапиясенә хас булган аллергия бар. Без организмны бронхиаль астмага китерә торган аллергиягә җавап бирмәскә өйрәтәбез. Аллергия реакциясендә катнашкан күзәнәкләрне блоклаучы күп каналлы терапия. Ягъни, күзәнәккә каршы күзәнәк.

Коронавирус белән мөрәҗәгать итүчеләр бармы? 

Бүгенгесе көндә короновирус белән азрак чирлиләр. Шулай да мөрәҗәгать итәләр. Без аларны тикшерәбез, уңай нәтиҗә булса, калдырабыз. «Постковид синдромы» бик актуаль. Кеше терелгәч тә үзендә тиз ару, йокымсырап йөрү кебек билгеләр тоя. Кайвакыт инфекциясе булмаганнарның температурасы 40ка кадәр җитә, тән буенча сипкелләр чыга. 

Сулыш юллары белән авыручылар саны артамы, кимиме?

Бөтен нәрсә ел фасылына карап. Ни дисәң дә, көз-яз кеше ешрак авырый. Безнең бит үпкә белән бәйле проблемаларның башы – ОРВИда. Тиешле дәвалану чарасын күрмәгәч, гади грипп җитди авыруга әйләнә.

Кешенең туктаусыз йөткерүен йөрәк белән бәйлиләр.

Гел түгел. Балаларда ютәл нәкъ менә сулыш юллары белән бәйле. Бу проблема күбесенчә олы яшьтәгеләргә кагыла. 8 ел эшләп, үз тәҗрибәмдә 1 генә баланың ютәле йөрәк аркасында иде. Аның хәле бик авыр иде. Кызганычка, аны коткарып калып булмады.

Тартучы ата-ананың балаларында туберкулез була, дигән фикер белән килешәсезме?

Пассив тарту чынлап та балаларда сулыш юлларына зур зыян сала. Җир йөзендә адекват кешеләр барыбер күбрәк, дип ышанасы килә, һәм алар бала янында тартмаслар, дип уйлыйм. Яшүсмерләр арасында тартучылар күп. Мәскәүдә бер баланың тарту аркасында үпкә ялкынсынуы башланган иде. Бәхеткә, бездә мондый хәлнең булганы юк.

Үпкә үзеннән-үзе чистарына ала, диләр.

Ул тарту вакытыннан тора. Әгәр кеше 10 ел тартса, чистарынырга мөмкин. Әмма тарту вакыты 40 ел булганда, үпкә чистарынмый.

Сулыш юллары авыруы нәселдән нәселгә күчәме?

Әгәр инфекция белән бәйле булмаган диагноз турында әйтсәк, бронхиаль астма күчә. Ана кеше астматик булса, 60-62%, әти кеше астматик – 45%, икесе дә астматик – 72% балада да булу куркынычы яный.

Дөрес сулау практикасы алып бара торган тренерлар бар. Аның файдасы бармы?

Миңа калса, юк. Бары физик күнегүләр ясарга, саф һавада күбрәк йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә кирәк.

Сулыш алу практикасы өчен нинди нәтиҗәле күнегүләр бар?

 Бронхиаль астма булганда, вибрация бирә торган «свисток» җайланмасы бар. Әлеге вибрация бронхларга тапшырыла, һәм какырык куба. Әлеге механизм реанимациядә дә актив кулланыла. 

Хроник обструктив авыру астмадан нәрсә белән аерыла?

Хроник обструктив авыру – олылар авыруы. Бу – тәмәке тартучылар проблемасы, хроник бронхит нәтиҗәсе. Астма – бик зур аллергия проблемасы. Ул тәмәке тартучыларны да борчый ала. Астманы дәвалап булса, ә тегесен – юк.

Фатирда бүлмә температурасы нинди булырга тиеш?

20-22 градус. Дымлылык 40-60% булырга тиеш. Әгәр югарырак булса, күгәрек барлыкка килүе ихтимал. Артык коры һавада борын, тамак кибә, һәм актив рәвештә лайла бүленеп чыга. Шул рәвешле сулыш алуы авырлаша.

Хәзер һава дымлата торган махсус җайланмалар сатыла. «Увлажнитель»нең файдасы бармы?

Бар. Алайса фатирда кызулыкны бик каты кушалар. Әмма күрсәтмәләрне үтәргә онытмагыз. Бактерияләр үсмәсен өчен, җайланманы даими чистартыгыз. Куллану алдыннан 2-3 көн махсус савытын һәм, инструкция таләп иткәнчә, фильтр системасын юыгыз.

Дымлаткычлар минераллар һәм микроорганизмнарны бүлеп чыгара ала, алар зарарлы түгел, ләкин астма белән авыручыларны борчырга мөмкин. Мондый проблемаларны булдырмас өчен, дистилляцияләнгән су гына кулланыгыз.

  • Дистилляцияләнгән су, гадәти судан аермалы буларак, барлык минераль тозлардан һәм органик матдәләрдән аерылган. Ул тулы чистарту узган.

Дымлы һава ОРВИ симптомнарын йомшарта. Өй гөлләре дә токсиннарны һавадан чыгарырга булыша. Дымлы мохит «гырылдаудан» арынырга ярдәм итә. Салкын һәм коры һава бит тиресенең табигый дымыннан мәхрүм итә. Шуңа күрә бит тиресе коры була һәм тиз картая.

Сулыш юллары авыруыннан бөтенләйгә котылып буламы?

Юк. Без вакуумда яшәмибез. Без секунд саен стресска дучар булабыз. «Бу кешегә салкын тигән», – диләр. Без бит салкыннан чирләмибез. Безгә таба даими төчкереп, ютәлләп торалар. Ул бактерияләр безнең сулыш юлларына утыра. Аннары салкынга чыгып, туңып керсәк, организм стресс кичерә, һәм аның иммунитеты төшә. Шуңа да без авырыйбыз. Ә иммунологик сугыш бездә гел булып тора. Шуңа күрә, профилактика кирәк. Җитәрлек күләмдә йокы, төрле туклыклы ризык, нормаль күләмдә физик күнегүләр. «Борчылмагыз!» – дип әйтер идем, әмма борчылмыйча яшәү мөмкин түгел.

Кыш көне урамда күпчелек балалар балаклава киеп йөри. Чүпрәк аша сулау зарарлы түгелме?

Монда балаклавада эш түгел. Бары тик борын аша суларга кирәк. Авыз аша һава берничек тә чистарынмый. Туры тамакка утыра. Шулай ук маскалар да ешрак алмаштырсагыз, зарарлы түгел. 

Төнге ютәлнең сәбәбе нәрсәдә?

Төнге ютәлнең берничә сәбәбен билгеләп үтәр идем. Мәсәлән:

  • ГЭРБ (гастроэзофагеальная рефлюксная болезнь) – эшкәртелгән ризыкның үңәчтән кире ашказанына менүе. Аннары ул йоткылыкка кадәр менеп җитеп, сулыш юлларына эләгә. Балалар, ютәлдән тыш, ашказаны авыртуына зарлана. Симптомнар: әче килү (изжога), тамакта төер сизелү, ютәл көндез дә була ала. Кайвакыт әниләр күкрәк сөтенең бала авызыннан агып чыгуын искәртә. ГЭРБ – балалар һәм өлкәннәрдә хроник бронхаль патология формалашуның җитди сәбәбе.
  •  СПЗ (синдром постназального затекания) – ЛОР органнарының ялкынсынуы нәтиҗәсе (йогышлы ринит, синусит, поллиноз, аденоидларның зураюы). СПЗ үзенең симптомнары белән ОРВИга охшаган. Лайла бугаз буенча агып төшә.
  • Тузан талпанына аллергия. Ул ел әйләнәсендә һәр йортта яши, ләкин, вакыт-вакыт, аның саны кискен арта. Бу – иң еш очрый торган көнкүреш аллергены. Өй тузанына аллергия астма, ринит, шешенү, коньюнктивит белән бергә була. Алар кеше организмына сулыш юллары белән эләгә, әмма аларны тиредә, ә кайчагында бәвелдә һәм какырыкта да табарга мөмкин.
  • Коклюш (кискен антропонозлы бактерия инфекциясе). Ешрак 3-6 яшьтәге балалар авырый.

Ютәл кешенең һөнәре белән ничек бәйле?

Ул тавышка көчле йөкләнеш булу белән бәйле. Мәктәптә яңа ремонт булса, аның җиһазыннан да, буявыннан да, стенасыннан да, хәтта акбурдан да ютәл барлыкка килүе ихтимал. Әлбәттә инде, стресс кешегә көчле тәэсир итә.

Бала тимер акча яки башка әйбер йотканын ничек ачыкларга?

Чит матдәнең сулыш юлларына керүенең төп билгеләре: йөткерү, сулыш кысу, тире каплавының төсе үзгәрүе; үсеш кискенлеге (ата-аналар еш кына сулыш симптомнары көнен һәм сәгатен атый ала); ОРВИ симптомнары күзәтелми. Шуңа күрә балаларыгызны кече яшьтән үк өстәл артында утырып ашарга өйрәтегез, урамга чыкканда, кесәсеннән чикләвекләр, алмаларны алып куегыз. Күз алдыннан вак әйберләрне юк итегез. Сулыш юлында булган тәнчекне бронхоскопия диагнозлый ала.

Фактлар:

  • Астма вакытында бронхларны киңәйтә торган препаратлар эчәргә кирәк. 
  • Спортчылар 15 минуттан да артык суламый тора ала, ә гади кеше – якынча 1 минут. 40 секундтан та ким булмаса яхшы.
  • Климат авыру агымына тәэсир итә. Чөнки җылы илләрдә ОРВИ (кискен сулыш вирусы инфекциясе) белән авырмыйлар. Төньяк төбәкләрдә генә.
  • Балаларга ингаляция туганнан бирле рөхсәт ителә. 
  • Балада ютәл башланса, горизонталь рәвеш алып, утыртырга кирәк. Әгәр ютәл юеш булса, вертикаль рәвеш алырга. Астма булса, ялкынсынуга каршы препарат кирәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100