Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пуховикны югач, йонын ничек кабартырга?

Пуховикны химчисткага бирү шактый кыйммәткә төшә, ә юешләп югач, эчендәге йон укмашып ката.

news_top_970_100
Пуховикны югач, йонын ничек кабартырга?
https://pixabay.com

Кер машинасында юганнан соң пуховикны рәткә китерү ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Юылган һәм юеш пуховикны иңбашлы элгечкә элеп киптерегез. Бу очракта эчендәге йон куртка итәгенә җыелып кибә. Юеш чакта ук йонны кул белән тигезләбрәк куегыз.

Урамда салкын булса, пуховикны балконга чыгарып эләргә була. Каткан йонны таратып күпертү җиңелрәк.

Киптергәндә пуховикны берничә тапкыр алып, мендәр кебек бәргәләп күпертегез. Кипкән куртканы шкафка алып куярга ашыкмагыз, бүлмәдә эленеп торсын.

Тузансуырткычтан һава өрдереп, пуховикны күпертеп була. Башта киптерегез, аннары тузансуырткыч белән бөтен җирен күпертеп чыгыгыз.

Пуховикны уклау белән дә күпертеп була. Куртканы каты өслеккә җәеп салыгыз һәм уклау белән камыр җәйгән кебек йөртегез.

Юка пуховик өчен фен да ярдәм була. Фенның һава агымын куртканың йоны укмашкан урыннарына юнәлтегез. Бераз чеметкәләп алып, фен белән һава өрдереп алсагыз, кием тигез булып күперер, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100