Пугачев качкан, дезертирлар яшәгән, балалар адашкан Татарстан мәгарәләренә куркыныч яный
Республика территориясендә нефть чыгара башлаганчы, 200 елга якын вакыт актив рәвештә бакыр рудасы чыгарылган. Җир астында үз тарихы булган мәгарәләрнең тулы бер челтәре бар, ул үзенә туристларны да җәлеп итә алыр иде. Ләкин хәзер аларның киләчәге шик астында.
Чаллы спелеологы Алексей Гунько дистәдән артык бакыр эретү заводы төзелгән булуы – җир астында тау чыганакларының тармакланган системалары барлыкка килүе турында сөйләде. Бүген бу шахталар турында риваятьләр йөри, ләкин алар турында хәзер кайгыртмасаң, еллар узу белән, аларның күбесе юкка чыгачак.
Пугачевчылар һәм дезертирлар турында риваятьләр
Татарстанлылар, күбесенчә өлкән яшьтәге халык арасында, җирле мәгарәләр турында риваятьләр йөри. Шуларның берсендә, мәгарәләрдә пугачевчылар яшеренгәнлеге турында сөйлиләр: имеш, Емельян Пугачев үзе дә алар арасында булган! Чыннан да аның отрядлары бу җирләрдән үткән.
Мәгарәләрдә Бөек Ватан сугышы вакытында дезертирлар да яшеренгән, дип сөйлиләр. Шулай ук җир астында борынгы кораллар: кылычлар, мылтыклар табылганын искә төшерәләр. Адашкан балалар турында да күп риваятьләр бар.
«Мәгарәләр булган һәр җирдә гаҗәеп һәм охшаш хикәяләр киң таралган. Әйтик, Уралда һәм Урал буенда кешеләрнең мәгарә эченә кереп, аның буйлап барулары һәм тимер ишекләргә тап булулары турында сөйлиләр. Бу – иң еш очрый торган хикәя. Россиянең урта полосасында җир асты сәяхәте вакытында аларның кислород җитмәүдән шәмнәре һәм факеллары сүнгән, дип тә сөйлиләр. Һәр җирдә диярлек кешеләр мәгарәләрнең зурлыгын арттырып күрсәтә. Мисал өчен, берәүнең бер авыл янында җир астына кереп китүен һәм, күп километрлар үтеп, икенче башыннан чыгуын сөйләүчеләр дә бар», – дип уртаклаша спелеолог.
Тау заводы мирасы игътибарсыз кала
Гомумән, Алексей фикеренчә, республикада тау заводы мирасы бик бай. Аяк астында кеше ясаган күп кенә җир асты юллары бар, алар һаман да тикшерелмәгән. Алар нигездә 17нче гасыр ахырыннан 19нчы гасыр уртасына кадәр барлыкка килгән. Ул вакытта бакыр рудасы чыгару һәм аннан бакыр эретү үсеш алган булган. Бу эш белән тау заводлары шөгыльләнгән. Бакыр тәңкәләр, кораллар, көнкүреш әйберләре, кыңгыраулар ясау өчен кулланылган.
Республикада күп кенә рудниклар сакланган хәлдә: аларның киң полосасы көнчыгыш өлеш аша төньяктан көньякка сузыла. Рудниклар Кукмара, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Тукай, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай районнарында билгеле.
«Төрле бәяләмәләр буенча, бездә шахталар саны 1,5 меңнән 2 меңгә кадәр булган. Алар кайвакыт шактый зур һәм тармакланган штолен һәм шахталар системасыннан гыйбарәт булган. Кайберләре җир өслегеннән хәтта 80 метр тирәнлектә урнашкан, ягъни бу – ике ярым тугыз катлы йорт дигән сүз. Без өйрәнгәннәр арасында иң озын бакыр руднигы – 2,5 километр – Сарман районында, Чаллыдан 60 километр ераклыкта урнашкан. Ул 18нче гасыр башы белән даталана. Бу рудник Татарстан һәм Россия өчен генә түгел, халыкара әһәмияттәге тау сәнәгатенең мөһим һәйкәле булып тора», – дип сөйли спелеолог.
Безнең шәһәр янындагы рудниклар Тукай районының Бәтке авылында урнашкан, алар узган гасырның 80нче елларына кадәр ачык булган, аннары аларны, дача бистәсен төзегәндә, күмеп куйганнар. Алабуга районындагы «Түбән Кама» милли паркында да, Менделеевск районында да бар. Чаллы чикләрендә казулар Элеватор тавында булган, ә шәһәрнең төньяк-көнчыгыш читендә Шилнә бакыр эретү заводы урнашкан, аннан безнең көннәргә кадәр плотина участогы сакланган.
Шахталар буенча туризм чәчәк ата алыр иде...
Чаллы янында урнашкан шахталарны туризм өчен потенциаль объектлар буларак карарга мөмкин.
«Европада – Германия, Польша, Чехиядә – тау эше белән бәйле булган һәрнәрсә бик популяр. Анда тау заводы тематикасы белән яшәүче шәһәрчекләр дә бар. Алар рудниклар буйлап экскурсияләр үткәрә, фестивальләр уздыра. Күпсанлы музей комплекслары ачылган. Әмма бездә бу әле үсеш алмаган. Сарман буенча тәкъдим ителгән бердәнбер проект та финанслау таба алмады», – дип сөйли Гунько.
Спелеолог фикеренчә, Татарстан тарихыннан бакыр рудасы чыгару һәм бакыр эретү белән бәйле 200 елга якын вакыт төшеп калган. Озак вакыт алар Түбән Кама буендагы төп сәнәгать предприятиеләре булган. Тау заводларында һәм рудникларда меңләгән крестьян эшләгән, аларның бер өлеше – 15-20 мең кеше – ерак Урал заводларына беркетелгән булган, һәм алар даими рәвештә шунда барып эшләргә мәҗбүр булган. Мәсәлән, Боровецкое һәм Олы Шилнә авыллары халкы Ижевск заводына караган.
Мәгарәләргә ялгыз бару куркыныч
«Шахталарга ялгыз бару куркыныч, өстәвенә, мондый кунаклар бу уникаль һәйкәлләргә төзәтеп булмаслык зыян да китерергә мөмкин. Шуңа күрә без еш кына мәгарәләрнең төгәл урынын әйтмибез. Мәсәлән, бу җәйдә Әгерҗе районында элек билгеле булмаган җир асты юлы табылды. Ул 18нче гасырга карый. Түбән Кама районында, очраклы рәвештә, шахта чокырларының берсендә Совет чорында урнаштырылган тимер люкка тап булдык. Аны әлегә ача алмадык», – ди спелеолог.
Очраклы, әзер булмаган туристлар өчен мондый күңел ачу фаҗигагә әйләнергә мөмкин. Бакыр рудникларында ишелү куркынычы зур. Аркаң белән түшәмгә яки иске ныгытмага тиеп китсәң – ул ишелергә мөмкин. Мәгарәләр үзләре дә «туристлар»дан зыян күрә: анда язулар барлыкка килә, руда кисәкләре ватыла, чүп өемнәре барлыкка килә.
Спелеологлар җир астына махсус җиһазлар кулланып, кечкенә төркемнәргә бүленеп – 2-3 кеше төшәләр. Алар бер-берсен күреп барырга тиеш.
«Бу – безнең өчен кызыксыну гына түгел. Без тикшеренүләр үткәрәбез, фотофиксация ясыйбыз, мәгарә планын ясыйбыз, микроклиматны өйрәнәбез», – диде Алексей.
Тикшеренүләрне активлаштырырга телиләр
Тикшеренүләрне дәвам итү һәм тарихи мирасны саклау өчен, 2023 елның язында «Мәгарәләрне өйрәнү һәм саклау үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы төзелә. Бу үзәк тау эше тарихы белән бәйле күчеп йөрүче күргәзмәләр оештырырга тели.
«Хәзерге вакытта «Татарстанның тау заводы мирасы» китабы басылуга әзерләнә. Архив, тарихи, фотоматериаллар җитәрлек күләмдә җыелган инде. Китап 17-19нчы гасырларда бакыр руднигы һәм тау заводлары турында булачак. Ул республиканың сәнәгать үткәненә яңа караш тудырырга мөмкинлек бирер, тау-завод һәйкәлләрен саклап калырга һәм аларның туристлык потенциалын ачарга ярдәм итәр дип өметләнәбез», – дип йомгаклады Алексей Гунько.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде.
Авторы: Ольга Степанова